Быел да әлеге тарихи вакыйга уңаеннан район мәдәният сараенда тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр очрашуга җыелды. Хәрби хәрәкәтләрдә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әниләре һәм мәктәп укучылары да чакырылган иде.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин,Башкортстан Республикасының хәрби комиссары урынбасары Рәмил Баһаутдинов, “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов катнашып, чыгыш ясады.Бер төркем әфганчылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларга район мәдәният сараеның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт программасы тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар М.Гәрәев, район тарих-туган якны өйрәнү музеена барды. "Кайгыручы ана" стелласына, яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең хезмәткәрләре яу кырында һәлак булганнарны искә алып, һавага автоматтан атты. Чара ахырында дуслыклары, бер-берсе өчен җан атып яшәүләре белән аерылып торган ир-егетләр истәлеккә фотога да төште.