Маяк
-2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Исеме мәңгеләштерелде

Чараларда

Илеш үзенә хезмәт иткән һәм эш сөйгән улларын, кызларын хөрмәт итә, данлый. Моның билгесе булып, күптән түгел сугыш һәм хезмәт ветераны, «РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы», «БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы», «СССР һөнәри белем бирү отличнигы», «Илеш районының Почетлы гражданины» дигән югары исемнәргә лаек булган Хәниф Әбел улы Хафизовның исемен мәңгеләштерү уңаеннан Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында мемориаль такта ачылды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, изге теләкләрен җиткерде:
-Хәниф Әбел улы озак еллар җаваплы вазифаларда эшләп, үз хезмәтен бар яклап белгән, принципиаль, таләпчән шәхес булды. 86нчы һөнәри лицей училищесы аның исеме белән бәйле. Учреждениегә нигез салучы, данын республикага гына түгел, Россия күләменә таратучы, «Югары мәдәниятле училище» дәрәҗәсенә күтәрүче дә фәкать ул. Шуңа да онытылмый аның район өчен кылган изге гамәлләре. Киләчәктә БАТК базасында Х.Хафизов истәлегенә музей бүлмәсе ачылыр дигән ышанычта калам, - диде ул.
Шулай ук БАТК директоры Наил Әһадуллин, ветераннар советы рәисе Сәлимҗан Муллаянов, кызы Резеда Хафизова мәрхүм хакында истәлекләре белән бүлеште, ихлас теләкләрен юллады. Чара ахырында мемориаль тактага чәчкәләр салынды, истәлеккә фотога төштеләр.
Читайте нас