Маяк
-6 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Киләчәгең дә балкып торсын, Башкортстаным!

Күп милләтле Башкортстан дәүләте агымдагы елда республика булып оештырылуының 100 еллыгын тантаналы билгеләде. Бу уңайдан илебезнең башкаласы Мәскәүдә, шулай ук Уфада һәм республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында югары һәм патриотик дәрәҗәдә оештырылган төрле чаралар үткәрелә. Шул рәвешле, узган җомгада Илештә дә бу җәһәттән тантаналы чаралар узды.

Тарихи-мәдәни үзәк ачылды
Иң сөенечлесе, якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәевнең исемен мәңгеләштерү, ата-бабаларыбызның тарихи үткәнен, традицияләрен саклау максатында М.Гәрәев кинотеатрында «БР Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе филиалының – М.Гәрәев ис. Башкорт тарихи-мәдәни үзәк» булдырылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, БР Мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибраһимов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин катнашып, изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Биредә халык иҗаты кабинеты булдырылып, анда декоратив гамәли-сәнгать эшләре урын алган. Атап әйткәндә,Югары Яркәйдә яшәүче ветеран-педагог Әнисә Саттарованың, Гөлсинә Решетникованың, Йонныдан Гөлназ Шәрипованың кул эшләре килгән кунакларда соклану тудырды. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Розалина Саттарова курчаклар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Район тарих-туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Рөстәм Камалов М.Гәрәев шәжәрәсе белән таныштырды. Шулай ук Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең рәсем һәм хезмәт укытучысы Рөстәм Саттаров эшләгән самолетлар чарада катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
Корылтай утырышы үтте
Муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты утырышы үтеп, анда Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин катнашты. Төп доклад белән Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Наил Гомәров чыгыш ясап, эшләнгән эшләрне барлады һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Фикер алышуларда Мәгариф идарәсе МКУның методик бүлек начальнигы Земфира Минһаҗева, М.Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Кашапова чыгыш ясап, башкорт һәм туган тел буенча ирешелгән уңышларга, музейның эшчәнлегенә тукталды. Утырыш ахырында 28-29 июнь көннәрендә үтәчәк V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар һәм БР атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе итеп сайланды.
Район предприятиеләре, учреждениеләре, хуҗалыклар, авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләренең хезмәт коллективлары, ветераннар катнашлыгында район мәдәният сараенда тантаналы җыелыш үткәрелде. Чарада катнашучылар тәүдә фойеда оештырылган «Илеш районының Башкортстан Республикасы оештырылуының 100 еллыгына керткән өлеше» дип исемләнгән күргәзмә белән танышты.
Бәйрәм тантанасын муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин ачып, котлау сүзләрен юллады:
-Республиканың 100 еллыгы – Башкортстан халкының һәм аның традицияләренә тугры булган һәм тарихын хөрмәт иткән һәр кешенең бәйрәме. Еллар дәвамында район үсә барып, ил һәм республика белән бергә күтәрелде, батыр хезмәт, сынаулар һәм җиңү елларында бергә булды. Республикабызың чәчкә атуына, төзекләндерелүенә, үсешенә Илешлеләр лаеклы өлеш кертә. Киләчәктә дә сынатмабыз, үзебезнең туган илгә тугры булып калырбыз. Барчагызга да сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, шатлыклы вакыйгалар, бәхетләр телим, - диде ул.
Әлеге чарада республика вәкиле - икътисади үсеш министрлыгы урынбасары Мизонова Людмила катнашып, илешлеләргә БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде һәм республикада башкарылган эшләр турында сөйләде, ирешкән уңышларда районыбызның да зур өлеше барлыгын билгеләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла Сәһабиевка, «Агыйдел» җәмгыяте механизаторы Флекс Хәлимовка, «Илеш ПМК» җәмгыяте балта остасы Борис Әхмәтҗановка, «Заготпищепром» кулланучылар җәмгыяте рәисе Зинира Ямаловага, Мари-Мәнәвез фельдшер-акушерлык пункты мөдире Анюта Андриевага, Башкорт аграр-техник колледжының прозводствога өйрәтү мастеры Рәвил Гыйльдановка, Кадер урта мәктәбе директоры Зиләрә Басыйровага, район электр челтәренең Андреевка участогы мастеры Нәҗип Сәрвәровка, район үзәк дәваханәсе хирургы Альберт Әвсаховка, «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы диспетчеры Рәшидә Ганиевага «БР оештырылуга 100 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Шулай ук чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов, БР Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутатлары Рәмил Назыйф улы Бәхтизин, Олег Александрович Калинин катнашып, котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм тантанасы район үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт белән тәмамланды.
Гражданнарны кабул итү оештырылды
Шулай ук бу көнне «Бердәм Русия» сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсендә БР Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты Олег Александрович Калинин гражданнарны кабул итүне үткәрде. Анда төрле категория гражданнар урам юлларын төзекләндерүгә, торак шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр белән килде. Олег Александрович һәркайсын хәл итү буенча конкрет киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, килгән кунаклар М.Гәрәев музее белән танышты һәм аның бюстына чәчкәләр салды.
Читайте нас