Маяк
-11 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

«Кояшкай» ишекләрен ачты

Чараларда

җомга көнне югары яркәйдәге алтынчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте.
«1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» республика программасы кысаларында биш ай дәвамында барган капиталь төзекләндерүдән соң, бакча тантаналы шартларда нәниләргә кабат ишекләрен ачты. Бәйрәм көнне өстән кар явып торуга карамастан, аларның шатлыгын уртаклашып, исеменә җисеме туры килгәндәй, кояш та җылысын кызганмады. Балалар җырбиюләре, шигырьләре белән кунакларны шат елмаеп каршы алды.
Урамнан ук төрле төсле шарлар белән бизәлгән бинаның эче танымаслык булып үзгәргән. Хәзер бакча барлык заманча таләпләргә җавап бирә.
Элеккеге бишенче һәм алтынчы бакча бинасын реконструкцияләү өчен республика бюджетыннан 33 миллион сум акча бүленеп, биредә «Д-Арт» җәмгыяте тарафыннан бик зур эшләр башкарылган һәм, нәтиҗәдә, балаларны тәрбияләү, белем алу өчен, гомумән, сабый бакчага теләп йөрсен өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган. Нәниләрнең уен һәм йокы бүлмәләре, музыка залы, азык-төлек блогы, ишек алдында ял итү верандалары – болар барысы да заманча таләпләргә җавап бирә.
Барлык бүлмәләр эчтән зәвык белән бизәлгән, санитар бүлмәләрдә раковиналар яңартылган, бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылган. Элек бишенче һәм алтынчы балалар бакчаларында 14 төркем эшләсә, хәзер ике яңа төркем өстәлеп, тәрбиячеләргә яңа эш урыннары булдырылган. Әле 16 төркемдә 265 бала тәрбияләнә, көздән ул 300гә җитәчәк. 2017 елда сәламәтлекләре чикләнгән сабыйлар өчен булдырылган логопедия төркеме дә уңышлы эшләп, анда 14 бала шөгыльләнә.
Алдагы вакытта инглиз теле, менталь арифметика, логопед, психолог, әдәби уку кебек өстәмә яңа занятиеләрдә нәни кызлар һәм малайлар беренче сыйныфка тулы әзерлек белән бару өчен белемнәрен арттырачак.
«Кояшкай»дип исемләнгән, яңа сулыш алган бакчаны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Мәгариф идарәсе МКУ начальнигы Гөлнара Кашапова ата-аналарны, нәниләрне, учреждение хезмәткәрләрен шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Бакчаның ачылуына иң сөенгәне, әлбәттә, әти-әниләр. Алар исеменнән Айгөл Хәсәновага сүз бирелеп, аның чыгышында объектны сафка бастыруга өлеш керткән төзүчеләргә, район хакимиятенә рәхмәт яңгырады. Учреждение мөдире Розалия Галиәкбәрова, үз чиратында, яшь буынны мәктәпкә, яңа тормышка әзерләүгә коллектив алдына куелган бурычларны үтәргә вәгъдә итеп, бәхетле балачак бүләк итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Читайте нас