Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Куелган планнарны үтәү максатында

«Җир-кадастр бюросы» муниципаль унитар предприятиесе 1998 елның август аенда оештырылган. Биредә сигез хезмәткәр исәпләнеп, аларның һәр-берсе үз эшен белеп башкара.

Күптән түгел үткән отчет җыелышында чыгыш ясап, директор Илгиз Хәмитов, 2018 елда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга, киләчәккә куелган планнарга һәм бурычларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, шушы чорда 350 җир участогына һәм техник планнарга ызан сызу башкарылган.
250гә якын җир участогына ызан сызу һәм карар проектлары, шулай ук торак биналарга техник планнар, линияле объектлар, су, газ үткәргечләр, электрүткәргеч линияләр буенча карар проектлары әзерләнгән. Гаризалар буенча көненә икешәр техник планнар белән ызан планнары башкарылган.
Әйткәндәй, шәхси торак төзү (71 участок -10,0 га), сәүдә нокталары төзү һәм эксплуатацияләү өчен (2 участок -0,2 га) гражданнарга җир участоклары бирү буенча, автосервиска, автомойкага, җитештерү базаларына 9 участокка документлар әзерләнеп тапшырылган. Предприятие тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү мәйданнары кадастр учетына куелып, бу эшне агымдагы елда да дәвам итәчәкләр.
15 участок (2 га) - шәхси торак төзелеше өчен, 12 производство участогы буенча, автосервис, магазиннар төзүгә җир участокларына аукционнар үткәрелгән.
Шуны да билгеләргә кирәк: предприятие коллективы материаль һәм финанс яктан кытлык кичерми – 2018 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Салым һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк.
Киләчәккә планнарга килгәндә, агымдагы елда авыл хуҗалыгы җирләрен, предприятиеләренең милек объектларын, «Солнечный», «Полевая», «Юбилейный» микрорайоннарында җир участокларына ызан сызу эшләре көтелә.
Коллектив - тотрыклы, биредә үз вазифа бурычларын намус белән башкаручылар тупланган. Мөһим сайлау кампанияләре чорында, шимбә өмәләрендә предприятие актив катнаша. Әйткәндәй, директор урынбасары Вәзыйх Янгиров,баш белгеч Марат Бәхтизин, белгечләр Илнар Исламов, Альбина Мостафина, Айрат Шәкүров, баш бухгалтер Альбина Мәгъданова, техник хезмәткәр Зилә Ганиева адресына тик мактау сүзләре әйтелде.
Җыелышта муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Салават Хәйдаров катнашып, «Җир-кадастр бюросы» МУП ның эшчәнлеген уңай бәяләп, предприятиегә район авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хатын, хезмәтен уңышлы башкарган өчен белгеч Альбина Мостафинага муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды.
Читайте нас