Тәүдә сәяхәт хәрби патриотик рух белән сугарылган танышудан башланды - Республика Хәрби дан музеена юл тоттык. Уфа шәһәрендә урнашкан үзенчәлекле музей фондында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган 10 меңнән артык экспонат саклана.
Биредә Европа, Кызыл Армиянең Генераль штабы карталары, фронт хатлары, хәрби наградалар, хәрби обмундирование, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре турында фото һәм документаль материаллар урын алган. “Паньшино авылы янындагы сугыш”, “Мәскәү күге сагында”, “Фронтка озату”, “Рейхстаг стенасы” диорамалары бар. Ата-бабаларыбыздан калган истәлекле ядкәрләр тарих битләрен ачып, шул елларны күз алларга ярдәм итте. Хәтта экскурсиядә катнашучылар элекке коралларга (пистолет, револьвер) куллары белән кагылып карау мөмкинлегенә ия булды. Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевның хәрби киемнәре дә биредә кадерләп сакланып, аның белән танышу барышында һәрбарчасы горурлык хисе кичерде. Кыш бабай һәм Карсылуга багышланган күргәзмә бүлмәсе дә балаларның игътибарын җәлеп итте.
Алар Яңа ел символларының тарихы һәм беренче фигуралары белән танышты. Музей Җиңү паркы территориясендә урнашып, биредәге мәңгелек ут, «Т-55» һәм «Т-34-85» танклары янында фотога төшү истәлекле хатирәләрне тагы да баетты. Арытаба сәяхәтчеләр шәһәрнең иң зур Ләлә-Тюльпан мәчетенә керде. Ул ислам мәдәни-белем бирү үзәге булып, өч катлы бинаның архитектур нигезен ләлә чәчкәсе образы тәшкил итә. 53 метрлы ике манара атып өлгермәгән ләлә чәчкәсе рәвешендә төзелгән. Зур мәһабәт бинада 300 кешелек гыйбәдәт кылу залы, 200 урынлы балкон бар. Намаз залы көнчыгыш стилендә бизәлгән стеналардагы һәм витражлардагы үсемлек орнаменты ожмах агачларының чәчкәләрен гәүдәләндерә. Беренче-икенче катларда кунак бүлмәләре, уку кабинетлары, укучылар өчен гомум торак бүлмәләре һәм никах, исем кушу йоласын, мөхтәсибәт җыелышларын үткәрә торган зал урнашкан. Балалар өчен әлеге мәчет белән танышу да файдалы булып, дини яктан белемнәрен баетты. Аеруча онытылмас һәм күңелле кичерешләр планетарий белән бәйле булгандыр. Могҗизалы йолдызлы күк дөньясы һәркемне үзенә җәлеп итте. Балаларга төрле әкият геройлары, мультфильмнар аша космик күренешләр аңлатылды. Биредә аларга астрономия табышмаклары, йолдызлык серләре ачылды. Компьютер аша идарә ителүче корылма ярдәмендә күк йөзе картасы, планета рәсемнәре, йолдызлыклар, төньяк балкышы кебек күренеш кече тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде, «Хрумканың кышкы урмандагы маҗаралары» исемле мультфильмы күрсәтелде.
Иртәнге һәм төшке аш вакытында сабыйлар үзенчәлекле урында Олимпик парк чаңгы шуу курортында урнашкан урта гасыр замогы стилендә төзелгән «Лидо» ресторанында булды. Күпме хатирәләргә һәм күңелле мизгелләргә бай сәяхәт һәркемгә шатлыклы һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Әлеге чараны оештыручыларга һәм алып баручыларга («Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаяновка, Русия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе рәисе Рәзиф Шәйхәйдаровка, рәис урынбасары Айгөл Казыйхановага) балалар һәм аларның ата-аналары исеменнән зур рәхмәт сүзләре белдерәм.