Маяк
-11 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Проблемаларларны чишү юллары барланды

Муниципаль район хакимиятендә

Форумны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин ачып, торак -коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалар, аларны чишү юллары һәм яңалыклар белән таныштырды. Илдар Иршат улы билгеләвенчә, Башкортстанда эшли башлаган күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы буенча алдагы вакытта районда да подъездлар төзекләндереләчәк. Ихаталар өчен «Башкортстандагы уңайлы ихата» дип аталган аерым программа бар, аны гамәлгә ашыру өчен тагын республикадан өч миллиард сум бүленә. Шулай ук чыгыш ясаучы социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораулар нәтиҗәләре буенча һәм муниципаль район хакимиятенә килгән гаризаларны һәм шикаятьләрне гомумиләштереп, кешеләр аеруча игътибар биргән биш төп проблемага тукталды. Атап әйткәндә, көнкүреш калдыкларын түгү һәм жыю, төбәк операторының эшчәнлеге; авылара, район үзәгендәге тротуар юлларының, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларының, күп фатирлы йортларның подъездлары һәм ишегалды территорияләренең торышлары; урамнарны кичен һәм иртән яктырту халыкта борчылу тудыра. Илдар Мостафин бу мәсьәләләрнең һәрберсенә тукталып, аны чишү юлларын барлады.
Форумда Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Әхмәдиев - «Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл иткәндә күп фатирлы йорт советларының катнашлыгы», «Уют», «Илешжилсервис» җәмгыятьләре директоры Н.Гайнуллин - «Күп фатирлы йортларны тоту һәм җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында», «Водолей» җәмгыяте директоры Р.Хәләпов - «Күп фатирлы йортлар зонасында су белән тәэмин итү һәм аны түгү өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр», «Газпром Уфа газ бүлү» җәмгыятенең Нефтекама шәһәрендәге филиалының Илеш комплекслы хезмәте начальнигы Ф.Сабиров «Күп фатирлы йортларны газ белән тәэмин итү – аеруча игътибарлы зона» дигән темаларга чыгыш ясады.
Форумда катнашучы гражданнар үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларга конкрет җаваплар алды.
Агымдагы елның 18 апрелендә үтәчәк «Управдом» республика форумына Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Әхмәдиев делегат итеп сайланды.
Читайте нас