Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Профилактик чаралар үз вакытында үткәрелә

“Илеш ветеринария станциясе” ДБУда 2018 ел йомгакларына багышланган отчет җыелышы учреждение начальнигы Азамат Рахмановның отчет доклады белән башланды.

“Илеш ветеринария станциясе” ДБУда 2018 ел йомгакларына багышланган отчет җыелышы учреждение начальнигы Азамат Рахмановның отчет доклады белән башланды.
Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, бүгенге көндә РФдә эпизоотик хәл катлаулы булып кала, чөнки дуңгызлар арасында африка чумасы авыруы таралуы дәвам итә, шулай ук эре мөгезле терлектә була торган нодуляр дерматит чире күп кенә төбәкләрдә, кош гриппы, бруцеллез, туберкулез, лейкоз авыруы чыганаклары әледән-әле ачыклана.
Ил буенча булган катлаулы хәлләргә карамастан, үткән елда районда куркыныч йогышлы һәм инвазион чир очраклары теркәлмәгән. «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ коллективы эше уңай бәяләнә, чөнки планлы рәвештә үткән профилактик чаралар тулы күләмдә башкарылган. Моңа ирешү өчен барлыгы 732 меңнән артык эпизоотик чаралар, шул исәптән 193 меңнән артыгы тикшерүләр үткәрелде. Төрле чиргә карата 347 мең берәмлек вакцинация башкарылды.
Азамат Борис улы билгеләвенчә, бу эшләрне, гомумән, коллектив алдында торган бурычларны үтәүгә “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ һәм аңа караган ветеринария лабораториясе, 4 ветеринария – дәвалау участогы, 5 ветеринария участогы, 1 ветеринария – санитария-экспертиза лабораториясе өлеш керткән.
Лаборатория тарафыннан сыер, дуңгыз, кош итләренә экспертиза үткәрелеп, барлыгы 461 берәмлек физик - химик тикшерүләр башкарылган. Нәтиҗәдә, 35 авыру ачыкланып, ветеринария санитария кагыйдәләренә ярашлы, 420 кг ит һәм 139 т конфискат субпродуктлар юк ителгән.
2018 елда БР Хөкүмәте кушуы буенча барлык хуҗалыкларда малларны идентификацияләү эше башланды. Бу җәһәттән безнең районда барлыгы 17946 баш терлек исәпләнеп, шуларның 7919 баш - сыерлар, 292 баш - ат, 211 баш дуңгыз биркаланды һәм чипланды. Бүгенге көнгә шәхси секторда бу эш - тәмамлану алдында. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлеге чара әкрен темпта бара. Бу җәһәттән идентификацияләүне үз биеклегендә оештыручы «Урожай» хуҗалыгы, «Илеш», «Маяк», XXII партсъезд ис. кооперативлар телгә алынып, башкаларга да алар үрнәгенә ияреп, сыйфатка аеруча игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды. «Мир», «Агыйдел», «Урал» җәмгыятьләренә бу процессны кызулатырга кушылды.
Ветеринария хезмәте электрон сертификатлаштыру, ягъни электрон документлар бирү белән эш итә. Моның өчен учреждениенең материаль-техник базасы яңартылып тора. Барлык подразделениеләр дә компьютерлар белән җиһазландырылып, алар интернетка тоташкан, «ФГИС», «Меркурий», «РегАгро» учет системалары белән эшләүгә җайланган.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев терлекчелекне үстерүдә, продукция җитештерүдә ветеринария хезмәткәрләренең уңай эшен билгеләп, маллар арасында авыруларны кисәтү буенча профилактик чараларны яхшырту, яшь үрчемнең исән сакланышын тәэмин итү һәм сәламәт бозаулар үстереп, терлекчелекнең ышанычлы киләчәген тәэмин итү кирәклеген ассызыклады. Чыгышын тәмамлап, ветеринария өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Базытамак ветеринария участогы мөдире Илшат Гарифуллинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамотасын тапшырды.
2018 елда ветеринария хезмәтен яхшы оештырып, 1, 2, 3 урыннарны яулаган Исанбай, Рсай, Иске Күктау, Базытамак ветеринария участоклары Азамат Рахманов кулыннан учреждение администрациясенең Почет грамоталарын, бүләкләрен алды.
Гүзәл Фәтхуллина.
Читайте нас