Районда һәр җирдә яңадан-яңа объектлар барлыкка килә, төзекләндерү эшләре җанлы бара. Әлбәттә, монда үз бурычларын вакытында һәм ал-ял белән исәпләшми, сыйфатны беренче урынга куйган төзүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Шундый хезмәткәрләрне туплаган “Илеш ПМК” җәмгыяте - районда тотрыклы эшләп килүче предприятиеләрнең берсе. Күптән түгел предприятие эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган отчет җыелышы үтеп, анда төп доклад белән җәмгыять директоры Илнур Хәйбрахманов чыгыш ясады.
2018 елда хезмәт коллективы тарафыннан 16 млн. 880 мең сумлык төзелеш-монтаж эшләре гамәлгә ашырылган. Шул исәптән, 8 млн. 343 сумлык 8 фатир сатылган. Башкарылган эшләрнең һәм хезмәтләрнең үзкыйммәте 16 млн. 600 мең сум тәшкил иткән. 280 мең сумлык табыш алынган.
Узган чорда җәмгыять нигездә субподрят килешүләре буенча эшләп, Этәй авылында фельдшер-акушерлык пункты, Югары Яркәйдәге Совет урамында 18 фатирлы торак йорт төзегән. Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча Ябалак авыл балалар бакчасында - агымдагы, Исанбай урта мәктәбенең түбәсенә капиталь ремонт башкарылган. Оешма үз көче белән әлеге программа чикләрендә Йонны,Исәмәт авыл мәдәният йортларында – капиталь, Иштирәк авыл мәдәният йортында агымдагы ремонт эшләре үткәргән. «Эшлекле гамәлләр» программасы буенча Исәмәт авыл мәдәният йортының ишекләре алыштырылган. Шулай ук Үзәк мәйданда балаларга шуу өчен тау, чаңгы трассасында будка күтәрмәсе эшләгән, Ишкар авыл советы авыл биләмәсе юлларына ком-таш түшәгән, Югары Яркәйдәге Коммунистик урамындагы йорт буенча 6 фатирның эчке эшләрен башкарган, муниципаль район хакимияте бинасына агымдагы ремонт ясаган.
Яркәй авыл советы авыл биләмәсендә көнкүреш калдыкларын түгү буенча трактор, район оешмаларына автотранспорт хезмәтләре күрсәтелгән. Җәмгыять коллективы иртә яздан көзгә кадәр оештырылган барлык өмәләрдә, спорт чараларында актив катнаша.
Хезмәткә түләү фонды 7 млн. 633 мең сум тәшкил итеп, уртача айлык эш хакы – 23820 сум. Ул вакытында түләнә.
Җәмгыять директорының чыгышын тулыландырып, баш инженер Ришат Мәганәвиев узган елга нәтиҗә ясап, киләчәк планнарга тукталып үтте.
Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре һәм икътисад буенча урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Нәфис Хәбетдинов чыгыш ясап, районыбызны, аеруча Югары Яркәй авылын төзекләндерү буенча шактый күләмле чаралар тормышка ашырылуы, ягъни яңа объектлар, аларга коммуникация һәм инженерлык челтәрләре төзелүе, элеккеләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча эш җәелдерелүе турында сөйләп, бу эшләрне башкаруда “Илеш ПМК” коллективының да хезмәте зур икәнен билгеләп үтте һәм каравылчы Рәсих Зариповка - муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасын,балта остасы Борис Әхмәтҗановка Рәхмәт хатын тапшырды.