Урам аша чыгып, тузан баскан ат юлы аша тау астына төшсәң, челтерәп аккан көмеш сулы елгага тап буласың. Суында таштый балыклары әрле-бирле йөзә, кайберләре, борынын ташка терәп, ял итә, саңаклары селкенүдән су төбендә ком уйный. Елга аша чыккач, яшел тигез чирәмлектә типкән чишмәләргә юлыгасың. Бераз сазланып торган бу урынны каз үләне баскан. Аның җете сары чәчкәләрен бал кортлары сырып алган. Яланаяк килеш ялгыш өсләренә басып, табанны чактырган чаклар да була иде. Алда - елга һәм чишмәләр суыннан туенучы - Аргы Елга. Күл рәвешендәге бу сулык кайчандыр Базы елгасы белән бер тигезлектә утырган. Аның аша көймә белән Базыга төшкәннәр. Хәзер Базы, җирне чокып, астанрак юл алган. Аргы Елга өстәрәк калган, аны мал фермасы янында күтәреп куелган буа тота.
Болар бәләкәй чакта хәтергә уелып калган хатирәләр. Бу матурлыкны без әле искә алган елга барлыкка китергән. Түбән Череккүлдә аны Ташлы елга дип атаганнар. Шушы уйсулыкка ул Югары Череккүл ягыннан зур булмаган тауны ерып килеп төшә. Исәнәтау! Узган гасырларда яшәп, безнең якларга да тәьсире булган мәшһүр Исән ханга бәйлеме, әллә инде үзебезнең авылларда шул исемдәге кеше булып, ороним, ягъни тау атамасы аңардан калганмы, белмим.
Елга Югары Череккүл янында бөтенләй икенче төрле пейзаж – агымы белән гасырлар эчендә таулы урыннар хасил иткән. Искитмәле матур җирләр! Бүген анда зур буа диңгездәй җәйрәп ята. Ял итү өчен яхшы урын.
Бишенче участок (немец алпавытлары заманыннан, бүген, авылга нигез салучы фамилиясеннән, – Ибраһим) сазлыгыннан тибеп чыгып, ике авыл яныннан узган кыска гына шушы елга ярларын безнең ата-бабалар үз иткән. Шушында ике авыл барлыкка килгән. Югары Череккүл һәм Түбән Череккүл. Тарихлары бик тирәнгә, гасырлар төпкеленә китә.
Шушы ике авыл тарихын ташка бастыру фикере Русия Федерациясе башлангыч һөнәри белем бирү системасының почетлы хезмәткәре, хезмәт ветераны Сәлимҗан Муллаяновта күптән туа.
- Туган авылым Череккүл турында китап булмавы күңелемне шактый еллар борчыды. Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан авылның килеп чыгышын, үткәнен, анда гомер кичергән халыкның хатирәләрен бер китапка туплыйсым килде. Бу китапны чыгару күптәнге хыялымның берсе иде һәм, ниһаять, чынга ашты ди Сәлимҗан Хәбибҗан улы.
Берничә ел эзләнүләр һәм тир түгеп эшләүләр нәтиҗәсе буларак «Земля моя, родная!» («Туган җирем, минем!») дип исемләнгән китап барлыкка килә. Киң даирә укучылары куллана алсын өчен аны рус телендә яздым, ди автор.
Күптән түгел Илеш районы үзәк китапханәсендә китапның тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Чараны оештыручы һәм алып баручы Клара Хәлиуллина авторның зур эш башкарып чыгуын - туган ягы тарихының үзе тапкан һәр «төймәсен хәтер дисбесенә тезәргә» алынуы һәм уңышка ирешүе хакында сөйләде.
Кичәдә авторның биографиясе белән таныштырып үттеләр.
Сәлимҗан Хәбибҗан улы 1946 елның 5 сентябрендә Югары Череккүл авылында гади колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама буенча Караганда шәһәренең ремонт заводында мастер булып эшли, Төрекмәнстан хәрби округында хезмәт иткәннән соң, Югары Яркәйдәге 10 нчы һөнәри-техник училищедә укытучы, 1971-1973 елларда - ВЛКСМның Илеш райкомының икенче, 1973-1979 елларда- беренче секретаре, 1979-1983 елларда – “Заря коммунизма” колхозының партком секретаре, 1983- 1987 елларда – КПССның Башкортстан Өлкә Комитеты инструкторы, Күгәрчен райкомы секретаре, 1987-2008 елларда –Морак, Илеш һөнәри-техник лицей преподавателе, директор урынбасары булып эшли. Бугенге көндә лаеклы ялда.
Муллаяновлар гаиләсе бик тату һәм тырыш хезмәт белән яши, - дип дәвам итте алып баручы. -Сәлимҗан Хәбибҗан улы Зөһрә ханым белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерде. Уңган хуҗабикә Зөһрә ханым җәйләрен йорт янын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Күп төрле декоратив куаклар һәм чәчкәләр үстерү белән шегылләнә, өстәвенә умарта да тоталар.
Алга таба алып баручы китап хакында сөйләде. Басма авылларның матур табигате, данлыклы кешеләре искә алынган «Рәхмәт сиңа, җирем!» шигыреннән башлана. Аны китап авторы үзе язган. Ә авыл тарихын өйрәнү теләге аңарда үзенең борынгы баларыннан килгән Кәпәрәй (Габделгафар) шәҗәрәсен төзегәндә барлыкка килә.
Сәлимҗан Муллаянов авылларның борынгы тарихын риваятьләр һәм архив язмалары нигезендә һәм археология материалларына таянып күзаллый. Авыллар барлыкка килгәнче үк, ягъни алтарихта, борынгылар бу бай табигатьле җирләрне урап үтмәгән. Бу хакта басуда җир сөргәндә табылган сармат кылычы гына да күп нәрсәләр хакында сөйли. Археологик казылмалар да аз түгел.
Авылларның кайчан барлыкка килүе, исеменең нәрсә аңлатыуы турында анык кына мәгълүматлар юк. Әмма фаразлар күп. Туган якны өйрәнүче Хаҗгали Яппаров һәм профессор Әнвәр Әсфәндияров материаллары буенча уналтынчы гасыр уртасында ук бу якларда Череккул (Черегул) исемле кеше яшәве билгеле.
Авыл кайчан барлыкка килгән?
Китапта Череккүл атамасы архив материалларында 1773 искә алына, дип язылган. Аларда Пугачев восстаниесендә катнашкан ун Череккүл кешесе хакында бара. Череккүл картның булуына ышансак, бу вакытка авыл инде 200 тирәсе яшәгән була. 1978 елның җәендә Түбән Череккүлдән Кәрам бабай миңа Череккүл 353 ел элек икегә аерылган, дигән иде. Ул сөйләгән риваятькә ышансак, авылның яше 400-500 еллап килеп чыга.
Череккүл авылы тарихын ачыклауга ярдәм итүче материалларның берсе - Габделгафәр (Кәпәрәй) шәҗәрәсе. Аның тууына быел 253 ел тула. Тарихи документлардан күренүенчә, Габделгафәр Галикәй улы Ырынбур губерниясе Бөре өязе 10 нчы башкорт кантонының Югары Череккүл авылында 1766 елда дөньяга килә. Аңа тикле авыл 150 һәм аннан да күбрәк еллар булгандыр дип фаразларга мөмкин.
Кичәдә Череккул авылындагы Кәпәрәй нәселе чылбырын дәвам итүче Фларит Латыпов чыгыш ясады.
Китапта авылларның икътисади яктан үсеше архив материалларына нигезләнеп күрсәтелгән. Соңгы ике гасырда халык саны сизелеп арткан. 1917 елда ике авылга 362 крестьян хуҗалыгы булган.
Инкыйлаб һәм Бөек Ватан сугышы
Революция һәм колхозлар оештыру чорына зур игътибар бүленгән. Алар бер оеша, бер тарала. Индустрия колхозы 1928 елны таралып, 1930 елда яңадан аякка баса. Китапның бу өлешендә ул заманның шаһитлары сөйләгән материаллар киң кулланылган. Ул елларда күпләр репрессиягә эләгә. Басмада үлгәннән соң реабилитацияләнгән 37 кешенең исемлеге бирелгән.
Китапта Бөек Ватан сугышында һәләк булучыларның һәм Җиңү белән кайтучыларның исемлеге урын алган. Берничә кешенең хәрби батырлыклары сурәтләнгән. Авылдашларның тылдагы хезмәтенә багышланган битләр бар.
Элек шундый сүзләр кергән, халыкның рухын күтәрүче җыр бар иде, ул да күпмедер дәрәҗәдә икътисади үсешкә үзенең өлешен керткәндер
Сугыш алдыннан «Индустрия» һәм «Каганович» колхозлары яхшы гына уңышларга ирешәләр. Сугыштан соңгы елларда какшаган хуҗалыклар яңадан аякка баса башлый. 1954 елны ике колхоз берләшә. Алдагы елларда илебездәге сәнәгатьнең, шул исәптән нефть чыгару һәм эшкәртү үсеше, партиягә һәм хөкүмәткә колхозларны күтәрүгә зур игътибар бүләргә ярдәм итә. Хуҗалыклар икеләтә-өчләтә көч белән үсә башлый. Автор шул елларда хезмәт салган колхозчылар хакында да тәфсилләп сөйли. Авылларның бүгенге көне хакында бәян иткән сәхифәгә дә урын бүленгән.
Бу елларда мәгариф һәм мәдәният үсеше киң колач ала. Бу темага язылган текстлар бик күп фотолар белән иллюстрацияләнгән.
Югары һәм Түбән Череккүл авыллары борын-борыннан данлыклы булган. Алар бик күп гыйлемле, укымышлы шәхесләр биргән. Кайчандыр үзенең муллары, мәзиннәре белән дан тоткан авылларга бүген дин кайта: мәчетләр төзелгән.
Китапта авылдан чыккан билгеле кешеләрне исемнәре, фотосурәтләре бирелгән. Шулар арасында Дамир Валишин, Марсель Гобәйдуллин, Хавис Каюмов, Фларит Латыпов, Рафаил Муллянов, Мәхәсим Рафиков, Радик Шамратов кебек республикада һәм илебездә киң билгеле шәхесләр бар.
Кичәдә китап авторын элекке коллегалары, туганнары, классташлары, дуслары Фларит Латыпов, Земфира Асылгәрәева, Сәрия Шакирова, Фәнизә Адигамова, Римма Йосыпова, Зифа Ялалова, Радик Зиязов, Илгиз Нуретдинов, шагыйрьләр Муса Сираҗи, Рафаил Хафизов, мәдәният хезмәткәрләре Рәсидә Мостафина, Әлфирә Вәлидова, Лилия Хәйбрахманова, Гөлназ Муллагилеива һәм башкалар котлады.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән
Бөек Габдулла Тукай «Туган авыл» шигырендә шулай язган. Сүзне ике Череккүлнең табигатен сурәтләүдән башлаган идек. Аның кабатланмас матурлыгы турында топонимик, ягъни җир-су атамалары да сөйли. Сәлимҗан Муллаянов китабында алрның берничәсен телгә алган: Исәнәтау, Кыектау, Тукмат, Чучак, Каракое, Кызыл кое, Чыракүл, Убырлыкүл, Казлыкүл һәм башкалар. Сәлимҗан Хәбибҗан улы тарихын язган авыллар искиткеч энергетикага бай урында урнашкан: аларның район үзәге Яркәй белән кушылып килүе һәм Этәйгә таба үсүе кебек факт илебезнең авыл торак пунктларында күзәтелми диярлек.
Сәлимҗан Муллаянов бу китабын чыгарып, туган як тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте.