Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Йөрәкләрдә мәңге сакланыр

Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен аямаган сугышчыларыбызны искә алу уңаеннан 22 июнь көнне 1941-1945 еллардагы тыл хезмәткәрләренең исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл янында тантаналы чара үтте. Хәтер көненә багышланган митингта сугыш михнәтләрен кичергән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары катнашты.

Чараны муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов ачып, әлеге көн уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде. Ветеран Риза Хәкимов дәһшәтле еллар авырлыгын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты. Район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, тыл ветераннары Фәния Гобәйдуллина, Фәнә Минһаҗева һ.б. чыгыш ясады. Арытаба яу кырларында ятып калган райондашлар бер минут тынлык белән искә алынды. Ветеранннар белән бергә әлеге чарага килүче район үзәгендәге мәктәпләрнең көндезге лагеренда ял итүче укучылар яугирләребез истәлегенә чәчәкләр салды.
1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугышта Җиңүнең нинди бәяләр белән яулануын, бәхетле киләчәк өчен гомерләрен биргән яугирләрне без - яшь буын онытырга тиеш түгел. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Читайте нас