Маяк
+10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 февраль 2022, 15:10

Халыкара стоматологлар көне уңаеннан

Һөнәрен яратып башкара Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлекчәсе үз һөнәре осталарын туплаган коллективны берләштерә. Ике, өч дистә еллык хезмәт стажына ия белгечләр вакыт белән исәпләшмичә, авыруның хәленә кереп, аны белем-осталыгына таянып дәвалый. Табибларның уң кулы булган шәфкать туташлары, санитарлар, медицина регистраторы да халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә үз өлешләрен кертә. Беренче категорияле шәфкать туташы Чулпан Бәдертдинова менә шундыйлардан.

Халыкара стоматологлар көне уңаеннан
Халыкара стоматологлар көне уңаеннан

Яшәешнең һәр заманында да кешелек өчен кирәкле булган һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре. Кечкенәдән үк шуны аңлаган Чулпан, Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптән соң (хәзерге Т.Рахманов ис. урта мәктәп), Бөре медицина училищесына юл ала. Аны уңышлы тәмамлап, Югары Яркәйдәге район үзәк дәваханәсенә хирургия бүлекчәсенә шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлый. 2003 елда шәфкать-туташы - анестезисткага укый һәм әлеге юнәлештә 7 ел эшли. Реанимациядә эшләгән вакытта күпме йокысыз төннәр үткәрергә туры килә. Район үзәге М 7 трассасы янында урнашкач, аварияләр бик еш булып тора, аларга ашыгыч ярдәм район үзәге дәваханәсендә күрсәтелә. Кече операцияләр ясау, пациентларга авыр минутларда ярдәм итү, аппаратта яткан авыр чирлеләрне тәрбияләү һ.б. Чулпан бер авырсынмый башкара. Шуны да билгеләргә кирәк, ул беренчеләрдән булып, изоляторда ковидлы авырулар белән эшли.

Бүгенге көндә ул хирург-стоматолог Илмир Кадыйров белән  стоматология бүлекчәсенең хирургия кабинетында теш алдыручы өлкәннәрне һәм балаларны кабул итә.

Мин үз һөнәремне яратам. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Аларны һәрберсе, үз эшен белеп, җиренә җиткереп, озак еллар хезмәт салган табиблар, шәфкать ияләре”, - ди сабыр һәм пациентларга ихтирамлы, игътибарлы Чулпан Рәзил кызы.

2021 елда Чулпан Бәдертдинова тырыш хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклак министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде

Автор: Миляуша Хузина
Читайте нас