Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 Май , 19:57

Безнекеләр булдыра!

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән ярышларда бронза медальне яулаган Нәфис Шәйхетдиновны котлыйбыз.

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән ярышларда бронза медальне яулаган Нәфис Шәйхетдиновны котлыйбыз. 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча  "Б" классында  Россиянең: Әстерхан, Курган, Самара, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан, шул исәптән Уфа, Бәләбәй, Баймак, Белорецк, Бирск, Мелеуз, Мраково, Октябрь, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймаз, Чишмәдән 90нан артык егетләр һәм кызлар турнир медальләре өчен Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә көч сынашты.

Тренер Решатовның тәрбиячесе Нәфис Шәйхетдинов лаеклы чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады.
Нәфискә яңа спорт казанышлары һәм бары тик җиңүләр генә телибез!

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас в