Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 Май , 14:51

Бер - берсенә терәк һәм кирәк булып

Гаилә күрке – хатын-кыз. Өйдә жылы, чиста булса, яңа пешкән таба ашы исләре килеп торса, бар кеше дәкүтәренке күңел, яхшы кәеф белән йөри. Борынгылар әйткәнчә, йортта савыт- саба шалтыраганнан соң, таба ашы пешерсәң, яңадан бәрәкәт, кот кайта.

Бер - берсенә терәк  һәм кирәк булып
Бер - берсенә терәк һәм кирәк булып

Ә бу инде турыдан-туры гүзәл затлар белән бәйле. Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы, жылылык, наз, көч бирүче, барысына да ярдәм кулы сузучы. Гомумән, ул якыннарының табибы, адвокат, юрист, психолог, жыештыручы, повар, секретарь һ.б бик күп һөнәр иясе.

Түбән Череккүл авылында яшәүче Айгөл Әсадуллина нәкъ шундыйлардан. Тормыш иптәше Вадим белән авылның үрнәкле гаиләләренең берсе булып яшиләр. Тумышы белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән булса да, Айгөл Нәҗип кызының балалык еллары авылда үтә. Тырыш, уңган кыз Түбән Череккүл урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керә. Кулына рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дипломы ала. Хезмәт юлын башкалабызда башлый. Нәкъ шушы вакытта Уфа егете Вадим армия хезмәтеннән ялга кайткан була. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт кабына. Ярты елдан кече сержант Вадим ил алдындагы бурычын намуслы үтәп кайта, яшьләр гөрләтеп туй үткәрә. Күңелләре белән авыл тормышын үз иткәнгә, киңәшләшеп, Айгөлнең ата-бабалары нигезенә, авылга кайталар. Кечкенәдән ятимлек ачысын да (әтисе ике яшьлек чагында вафат була, ә әнисен 11 сыйныфта укыганда югалта), авырлыкларны да җиңеп өйрәнгән егет, шәһәрнеке булса да, авыл тормышыннан куркып тормый, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Яшьләр үзләре дә йорт сала башлый. Айгөл мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Белемле, акыллы, бар эшне дә аңлап, төгәл үтәүче яшь белгечне барысы да – ата-аналар да, коллектив та, укучылар да бик ярата. Аны директорның урынбасары вазифасына үрләтәләр. Бүгенге көндә Әсадуллиннар үз көчләре белән тергезгән күркәм йортта яши, берсеннән-берсе матур һәм акыллы ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. Уллары Дамир 5 сыйныфта тик яхшы билгеләргә генә укый, район ижади эшләр конкурсы призеры, икенче уллары Ленар 1сыйныфта белем ала, “Башкортстан талантлары” Бөтен-русия фестиваль-конкурсының “Эстрада вокалы” номинациясендә I дәрәҗә дипломанты булды. Айгөл дә, Вадим да бик уңганнар. Гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк, штукатур-буяучы, балта остасы, су кертү һ.б. үзе җиренә җиткереп башкара. Айгөл дә декрет ялында булуга карамастан, кул кушырып утырмый. Яраткан шөгылен онытмый - тәмле һәм матур тортлар пешерә. Якыннары өчен генә түгел, авылдашларын да сөендерә. Бу күркәм, тырыш, эшчән, үз көчләре белән матур, җитеш дөнья көтеп, бер-берсенә ныклы терәк һәм кирәк булып, дәртләнеп һәм чәмләнеп яшәгән гаиләгә бар авылдашлары соклана.

 

Алсу Басыйрова.
Югары Яркәй авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас в