Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 Май , 14:09

Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу бара

2022 елның икенче яртыеллыгына татар, урыс телләрендә район “Маяк” гәзитенә язылу дәвам итә. Элемтә бүлекчәсе аша 6 айга язылу бәясе – 886сум 14 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II группа инвалидларга 6 айга язылу бәясе – 837 сум 72 тиен.

Икенче яртыеллыкка  гәзит-журналларга язылу бара
Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу бара

Район үзәгендә, шулай ук авылларда яшәүчеләргә почта элемтә бүлекчәләрендә, шулай ук редакциядә язылырга
мөмкин. Район «Маяк» гәзитенә язылучылар арасында атна саен бүләкләр уйнатылачак. Конкурста катнашу өчен сезгә 2022 елга (6 айдан да ким булмаска тиеш) язылып, квитанциянең күчермәсен редакция адресына салып җибәрергә кирәк булачак (адрес һәм мәгълүматлар күрсәтү мотлак). Һәр атнада редакциядә очраклы сайлап алу юлы белән җиңүче билгеләнәчәк.

«Маяк» - район халкы өчен! Аңа язылырга ашыгыгыз!

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас в