Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 Май 2022, 12:34

Безнекеләр булдыра!

21 май көнне Уфа шәһәрендә «Вакытларның тере бәйләнеше» Республика фольклор сәнгате фестиваль-конкурсы узды.

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Безнең районнан да катнашучылар призлы урыннар алды: Мустафина Айгөл - 2 дәрәҗә лауреат, Саттарова Әнисә - 1 дәрәҗә лауреат, Шәрифҗанова Зәйтүнә - 1 дәрәҗә дипломант, Мостафина Саида - 3 дәрәҗә дипломант. Җиңүчеләргә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Фестиваль-конкурс ике номинациядә узды: «
Фольклор-уен программасы» («5 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар» һәм «өлкәннәр 16+» категорияләре) һәм «Халык остасы».

Проект үзенчәлекле музыкаль-җыр, бию, вокал, инструменталь, бәйрәм-йола, һөнәрчелек, декоратив һәм гаилә-көнкүреш мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: