Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июнь , 09:55

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан!

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Ветераннарыбыз әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнаша, үзләренең кыйммәтле һәм акыллы фикерләре, киңәш-тәкъдимнәре белән һәрвакыт ярдәм итә. Без аларга зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Тыныч, бәрәкәтле тормыш, имин көннәр һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә озак яшәүләрен теләп калабыз.

Хөрмәтле райондашлар! Безнең бурыч - Бөек Ватан сугышы сабакларын хәтердә сакларга, ватандашларыбызның ул еллардагы батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру, матур киләчәк өчен бердәм булып тырыш хезмәт кую. Күкләребез һәрчак аяз һәм ил-көннәребез имин булсын!

 

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас в