Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июнь , 15:55

Герой батырлыгы мәңгелек

Районыбызда якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Бүген батырыбыз истәлегенә велоузыш уздырылды.

Герой батырлыгы мәңгелек
Герой батырлыгы мәңгелек

Районыбызда якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Бүген батырыбыз истәлегенә велоузыш уздырылды. Әлеге чарада районыбыздан, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарыннан 150 кеше катнашты. Велоузышка старт Югары Манчар авылында бирелеп, 8 км ара үтеп, М.Гәрәевның туган ягы – Бишкурайга килделәр.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район ветераннан рәисе Анатолий Романов һ.б. катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр бер минут тынлык белән искә алынды һәм Муса Гәрәев бюстына чәчкәләр салынды.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас в