Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 июнь , 10:55

Башкортстанда 32 градуслы эсселек көтелә

Былтыргы кебек эссе җәй булыр микән?

Башкортстанда 32 градуслы эсселек көтелә
Башкортстанда 32 градуслы эсселек көтелә

Башгидрометүзәк фаразлары буенча,  өч көн республикада  җәйге җылылык булачак. 

Пәнҗешәмбе, 23 июньдә, төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез яшенле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә +12, +17, көндез +24, +29.

Җомга, 24 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә. Алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез яшенле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Термометр баганалары төнлә +14, +19, көндез +21, +26, көньяктан +27, +32 градус булачак.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас в