

19 июльдә Бакалы районында гомуми кайгы: юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган өч кыз белән туганнары һәм якыннары хушлашты
Район башлыгы Александр Андреев «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, икесен православие зиратында, берсен мөселман зиратында җирләгәннәр. Дүртенче кызның әнисенең кайтканын көтелә, ул Яңа Уренгойда эшли.
"Кызлар белән хушлашырга бик күп кеше килде – туганнары, танышлары, дуслары, администрация, мәктәп, Уфа сәнгать училищесы вәкилләре – алар бу вакыйганы уртак кайгы дип кабул иттеләр, - диде муниципалитет җитәкчесе. - Ике гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәттек, тагын ике гаиләгә барлык чыгымнарны үз өстенә алачагын әйтте».
Исегезгә төшерәбез, 18 июль иртән Бакалыны урап үтүче юлда “AUDI A5” автомобиленең 23 яшьлек водителе 4 кызны бәрдерә. Кызлар машинага каршы юл читеннән китеп бараган була.
Коточкыч авариядә аларның дүртесе дә урында җан бирә... Өчесенә 18-19 яшь була, берсенә 16 яшь кенә була. “Экспертиза водительнең канында алкоголь булуын ачыклаган”, – дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре.