Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 август 2022, 10:38

Августта нәрсәләр үзгәрәчәк?

Яңа үрнәктәге машина йөртү хокукларын һәм чит ил паспортын рәсмиләштерү бер ярым тапкырга кыйммәткәрәк

Августта  нәрсәләр үзгәрәчәк?
Августта нәрсәләр үзгәрәчәк?

Яңа үрнәктәге машина йөртү хокукларын һәм чит ил паспортын рәсмиләштерү бер ярым тапкырга кыйммәткәрәк китте. Әгәр 1 августка кадәр машина йөртү таныклыгы өчен ике мең сум түләргә кирәк булса, хәзер өчне бирергә туры киләчәк. Автомобильне карточка формасында теркәү турындагы таныклыкны рәсмиләштерү 1,5 мең сумга төшәчәк. Шулай ук сәяхәтләр турындагы хыялны мең ярымга кыйммәтрәк тормышка ашыру булды. Әгәр дә элек чит ил паспорты өчен республика халкы 3,5 мең сум акча биргән булса, хәзер документ бәясе биш меңгә кадәр арткан. Балалар халыкара документының бәясе шулай ук арткан. Хәзер аны 2,5 мең сумга сатып алырга мөмкин.

Августның беренче көненнән тимер юл өлкәсендә дә үзгәрешләр булачак. Тимер юл билетларында вакыт язылачак. Билетларның бланклары да алыштырыла, шулай ук вокзалларда урнаштырылган мәгълүмати таблода алыштырыла. Мондый үзгәрешләр пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсендә уңай чагылыш табачак.

 

Фото: https://yandex.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: