Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 август 2022, 15:55

Бер очрашу - үзе бер гомер

Җәйнең иң матур  июль аеның соңгы көнендә Сеңрән сигезьеллык мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучылар очрашуга җыелды.

Бер очрашу -  үзе бер гомер
Бер очрашу - үзе бер гомер

Җәйнең иң матур  июль аеның соңгы көнендә Сеңрән сигезъеллык мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучылар очрашуга җыелды

 Туган як, тәпи басып киткән туган җир, шатлыклы балачак, мәктәп еллары хатирәләре, сыйныфташлар... Болар барысы да кеше гомерендә онытылмас мизгелләр булып саклана, өстәвенә, өлкәнәя барган саен сагыну хисләре көчәя. Нәкъ шушы хисләр 50 еллык очрашуны үткәрүгә этәргеч булды да инде.

Менә көтеп алган 30 июль көне. Чәчләренә чал кергән олыгайган ир-егетләребез, күптән инде картәнигә әйләнгән кызларыбыз, минем кадерле сыйныфташларым ашкынып очрашуга җыелды. Язмыш җилләре безне илебезнең төрле почмакларына таратты. Арабызда төрле тармакта тырышып эшләп, Хөкүмәт бүләкләре алып, лаеклы ялга чыгучылар, авылда калып, бүгенге көндә дә мулдан тормыш итүчеләр бар. Әмма һәрберебезне бер итүче, берләштерүче уртак бер нәрсә: ул – авыл, ул – мәктәп, ул – безнең балачак.

 Очрашуыбыз авылдагы “Зөлфия” мәчетенә барудан башланды. Анда бу фани дөньядан иртә киткән сыйныфташлар, беренче укытучыбыз Вәсилә Мөхәммәтҗанова, сыйныф җитәкчебез Халидә Насретдинова рухларына дога кылдык. Арытаба балачагыбыз узган Сөн буена юл тоттык. Сагыну хисләре ташып тора: бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә мәктәп елларыбызны, белем биргән укытучыларыбызны, башкарган эшләребезне искә төшердек. Төрле уеннар уйнап, беренче ятлаган шигырьләрне сөйләп, җырларны җырлап, биюләрне биеп, күңел хатирәләребезне яңарттык. Балачактагыча Сөн елгасында рәхәтләнеп су коендык, мәтрүшкәле кыр чәен эчеп хушландык. Әлеге очрашуны оештыруга лаеклы өлеш кертүче, йортларына чакырып, зур табыннар коручы сыйныфташыбыз Зөлфирә Шәйхуллинага зур рәхмәтлебез.

 Сабакташлар белән көне буе бергә булсак та сагыну хисләре басылмады. Бергә башкарган җырлар, биюләр, фикер алышулар, истәлекләр күңел хәтирәләрендә озак сакланыр, фотосурәтләр бу көнне искә төшерергә ярдәм итәр. Җырларда да бит, "Җир астыннан юллар булмас, исән чакта күрешик" дип җырлыйлар. Без дә киләчәк очрашуларга өмет итеп, шулай дип саубуллаштык.

Мәгәфия Кадыйрова.

Сеңрән авылы.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: