Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 август 2022, 11:35

Үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыйнау өчен

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле җитте –  район хуҗалыкларында урак башланды

Үстерелгәннәрне югалтуларсыз  җыйнау өчен
Үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыйнау өчен

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле җитте –  район хуҗалыкларында урак башланды

Район хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе старт алды. “Урожай” токымчылык заводы, Р.Мусин ис. җәмгыятьләр, “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы, “Маяк”, Куйбышев ис., М.Горький ис. кооперативлар уракны яхшы темпта алып бара. Бүгенге көндә “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә - 423 га, “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалында - 154, “Маяк” -  200 гектар борчак чсвуктырылган.

Р.Мусин ис. җәмгыятендә быелгы урак беренчеләрдән башланып, басу эшчәннәре һәр аяз көнне мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып, кояшлы һәр сәгать-минутның кадерен белеп эшли, зур көч түгеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз, оптималь вакытта җыеп алырга омтыла. Әлеге вакытта арпа һәм борчак басуларында  чәмле хезмәт кайный. Механизатор Марат Дооткулов “Нива Эффект” комбайнында, Нәҗип Мостафин “МТЗ-82” тракторына тагылган “ЖВЗ -7” чапкычы белән арпаны, борчакны тезмәләргә сала. “ACROS 530” һәм “ACROS 550”   комбайннарында  яшь механизаторлар Илнар Исмәгыйлев белән ярдәмчесе, быел гына Башкорт аграр-технология колледжын тәмамлаган Артем Рәшитов, Ильвир Заһидуллин яңа уңышны суктыра. Аны тәҗрибәле водитель Ринат Нәбиев “КамАЗ” автомашинасында ташып тора. Әйтергә кирәк, суктырылган культураларның гектар куәте 20 центнер тәшкил итә.

Техник хезмәтләндерү, гомум туклану эш урынында оештырыла. Кыр батырлары өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

-Уңышны саклар өчен яңа склад төзедек, әлеге вакытта икенчесе гамәлгә ашырыла. Шулай ук орлыкларны эшкәртү өчен “ЗАВ-20” һәм  мастерской төзү планлаштырыла. Хезмәткә түләү һәм матди дәртләндерү чаралары каралып, һәр эшчегә җитәрлек күләмдә печән, салам, ашлык бирелә. Кыр батырларының тырышып кына эшләве кирәк, - ди җитәкче Зифкать Сәетгалиев.

Әйе, басуларда  хезмәт чәме көчәя, иртәдән соңгы кичкә кадәр анда комбайннар гөрелтесе тынмый. Һава торышлары уңай торып, уңышларны югалтуларсыз җыеп алырга язсын.

Лира Гәрәева.

Фото: Авыл уңганнры (сулдан уңга) Илнар Исмәгыәлев белән Артем Рәшитов

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: