Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 август 2022, 10:19

Котлыйбыз!

Бүген, 5 август көнне, Игмәт авылында яшәүче тыл  хезмәт ветераны Кифая Аюп кызы Фәизова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шул уңайдан юбилярны муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Альбина Габдуллина, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Игмәт авыл советы авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәбибов һәм авыл ветераннар советы рәисе Ришат Гарифуллин котладылар. Кифая Аюповнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы бирелде, район Хакимияте башлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Хөрмәтле юбиляр! Сезне тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның, яккыннарыгызның игелеген күреп, тыныч тормышта, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә тормышта.

Юллар кебек озын гомер,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: