Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2022, 17:00

Халык күңелен яулаган педагог

Ташкичү авылында җыр-моңга, биюләргә бай, уңган халык яши. Мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне саклау һәм баету максатында биредә бик күп чаралар оештырыла

Халык күңелен яулаган педагог
Халык күңелен яулаган педагог

Ташкичү авылында җыр-моңга, биюләргә бай, уңган халык яши. Мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне саклау һәм баету максатында биредә бик күп чаралар оештырыла. «Яшь йөрәкләр» («Пинал сюлемьёс») фольклор коллективы һәр чараның бизәге. Аның алыштыргысыз әгъзасы,  авылыбызның хөрмәтле педагогы, һәр яклап та уңган остазыбыз – Әнисә Мәрвәр кызы Мокъсимова.Ул  Илеш районының Түбән Татыш авылында (Халык телендә Чытыр-Татыш булган, кызганычка каршы, район картасында бүгенге көндә ул юк) күп балалы гаиләдә тырыш, аралашучан, тыйнак булып үсә. Урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Кулына диплом алган яшь белгеч 1980 нче елда юллама буенча Үрмәт урта мәктәбенә килеп, мәктәптән тыш чараларны оештыручы буларак, беренче хезмәт юлын башлый. Арытаба Исанбай урта мәктәбенә физика укытучысы итеп күчерелә. Анда язмыш аны булачак тормыш юлдашы –Салават Хәйбрахман улы Мокъсимов белән кавыштыра.1985 елда яшь гаилә Ташкичү авылына күчеп килә һәм Салават Хәйбрахман улын

Ташкичү сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Мокъсимовлар шунда ук мәктәп, авыл тормышына кушыла, халык белән уртак тел таба. Белемнәрен дә, көчләрен дә, вакытын да кызганмыйлар, шул рәвешле, бердәм, яшь педагогик коллектив формалаштырыла. Ташкичү мәктәбе күп кенә укытучылар өчен старт мәйданчыгы булгандыр, дип уйлыйм. Әнисә Мәрвәр кызы кырык ел мәгариф өлкәсендә хезмәт салган педагог. Аның тырыш хезмәте Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы билгесе, «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме белән бәяләнгәнӨстәвенә, ул -кадерле әни, яраткан дәү әни, хөрмәтле каенана.Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклары да үсә. Балалары барысы да Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, Авыл уңганы кул кушырып утыра торганнардан түгел, умартачы да, бакчачы да. Менә утыз елдан артык инде волейбол буенча район хатын-кызлар җыелма командасының алыштыргысыз әгъзасы, чаңгычы, өстәвенә, бик оста фотограф. Ул һәркем белән уртак тел таба белә, тыңлый, киңәшен бирә, кыскасы, һәрвакыт ярдәм кулы суза, беркайчан да игътибардан читтә калдырмый. Биләмә территориясендә үткәрелгән чараларны Әнисә Мәрвәр кызы катнашлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шуны да билгеләргә кирәк,удмуртларның фольклорын саклап калу өчен ул күп көч куйды. Аның инициативасы белән мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли башлады. Экспонатлар, материаллар биредә бөтен авыл белән җыелган. 1989 елда мәктәп каршында удмурт фольклор коллективы оештырылды. Балалар белән бергә бию, җырлар, удмуртларның гореф-гадәтләре өйрәнелә. Бу исә районда, республикада үткәрелә торган төрле чараларда, башка мәктәп укучылары алдында, ул гына да түгел, Башкортстан удмуртларының I съездында, конкурсларда катнашу һ.б.1991 елда Ташкичү авыл клубында Вәсилә Миңнебаева җитәкчелегендә “Яшь йөрәкләр”  фольклор коллективы оештырыла. Һәм менә шул вакыттан башлап, Әнисә Мокъсимова аның солисты, халык әйтмешли, йөзек кашы. Әйткәндәй, ансамбль 2018 елда халык фольклор коллективы исемен яулады. Репертуары бай: җырлар, биюләр, удмуртлар халык йолалары да бар. Район, республика күләмендә үткән чараларда алар  бәйрәм күрке булып тора.  Агымдагы елда «Пинал сюлемьес» Русия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылган «Вой келян - Масленица» удмурт мәдәниятенең төбәкара фестивалендә катнашты.

Әнисә Мәрвәр кызы белән Ташкичү төп мәктәбендә 20 ел дәвамында бергә эшләдек. Без, хезмәттәшләре, һәрвакыт аның акыллы киңәшләренә, бай тәҗрибәсенә таяндык.  Остазыбыз һәр эшне зур җаваплылык тоеп, тырышып башкаруы, иҗади сәләтле,  җәмәгать тормышында актив булуы белән үрнәк булып тора.

 Бүген хөрмәтле педагог үзенең күркәм юбилеен билгели. Әлеге уңайдан барлык хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, имин гомер, иҗади эшләрендә уңышлар телим.

Римма Шәйдуллина.Ташкичү авылы.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: