Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2022, 12:00

Якташларыбыз яхшы хезмәт итә

Бурычын намус белән үтәде

Якташларыбыз яхшы хезмәт итә
Якташларыбыз яхшы хезмәт итә

Өлкәннәр эстафетасын яшьләр лаеклы дәвам итә. Якташларыбызның армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәве шул турыда сөйли. Новосибирск өлкәсендә илебез тынычлыгын саклаган, солдат академиясен үткән Дөмәй авылы егете Денис Илдар улы Габрахимов та нәкъ шундыйлардан.

Аны озатып калган әти-әнисе, туганнары, дуслары кайтуын түземсезлек белән көтте. Җәй башында райондашыбыз исән-сау туган якларына аяк басты. Үзеннән алда ул хезмәт иткән частьтән  Илеш егетенең хәрби әзерлектә югары күрсәткечләргә ирешүе, шәхси тырышлыгы, бурычын намуслы үтәве, үрнәкле хәрби дисциплинасы  өчен Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнүе турында хәбәр килгән иде.

 Денис Илдар улы Дөмәй урта мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр белем алган. Укыган вакытта бокс, шахмат кебек спорт төрләрен үз итә, инша язу буенча район гына түгел, республика күләмендә үткән олимпиадаларда беренче урын яулый.  Арытаба Октябрьский  нефть колледжында укуын дәвам иткәндә дә сынатмый егет, стриплифтинг буенча юниорлар арасында спорт мастеры исемен алуга ирешә. Яхшы укыганы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы, “Роснефть” нефть компаниясе" җәмгыяте стипендиаты була.

 Әйткәндәй, энесе  Ленар да абыйсыннан калышмый, Уфада инженер лицеенда яхшы билгеләргә генә укый, республика, бөтенрусия олимпиадаларда катнаша, уңышлары сөенерлек.

Балаларның тырышлыгы, әлбәттә, әти-әнинең яхшы һәм дөрес тәрбиясеннән килә. Алар-авылда тәртипле һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы - Илдар Габдрахимов кыш көне себер якларында хезмәт салса, җәен “Маяк” кооперативының алыштыргысыз механизаторы, “Т-150” тракторын хезмәтләндерә. Ирина 2004 елдан бирле Дөмәй почта бүлекчәсендә почтальон булып эшли. Елның кайсы мизгелендә һәм нинди генә һава шартлары булмасын, адресатларына матбугат басмаларын үз вакытында илтеп җиткерә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: