Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 август 2022, 09:08

Һава торышы

Узган ял көннәре Башкортстанда ял итү өчен бик уңайлы булып чыкты: һава торы эссе, кояшлы булды.

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

Узган ял көннәре Башкортстанда ял итү өчен бик уңайлы булып чыкты: һава торы эссе, кояшлы булды.

Республикада бу атнаның беренче эш көнендә эсселек +33 градуска җитәргә мөмкин. Әмма урыны белән яшенле яңгыр явуы, көчле җил чыгуы ихтимал. Төнлә исә уртача булачак: нибары +13; +18 градус.

Бүген һәм иртәгә Уфада көннәрнең эссе булуы көтелә. Төнлә һаваның уртача температурасы + 18, көндез термометр баганалары + 28, +30 градус күрсәтәчәк. Яңгырларны синоптиклар фаразламый, аларның мәгълүматлары буенча, көн болытлы гына булачак.

 

Фото: Интернет

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас