Балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар. Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тирән, яхшы итеп йоклау өчен, гадәттә, ятыр алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчергә кушалар.