

«Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашлыгында оператив киңәшмә үтте. Чарада катнашучыларны хуҗалык җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов сәламләде, урып-җыюга әзерлек эшләре барышы белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рамил Мостафин катнашучыларны урып-җыю эшләрендә катнашучы хуҗалык техникасы белән таныштырды. “ДОН-1500Б” ашлык җыю комбайнының герметизациясе күрсәтелде. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев туфракны тирәнтен йомшарткычларның өстенлекләре һәм киләсе атнада башланачак бөртекле культураларны апробацияләүне оештыру турында информация җиткерде.
Киңәшмәдә катнашучылар “Игенче” хуҗалыгының ындыр табагында ашлык саклау өчен склад бинасы төзелешен карады. Биредә «Россельхозцентр» ФДБУнең Илеш төбәкара бүлекчәсе начальнигы Ирек Камалов мондый биналарны дезинфекцияләү буенча нинди препаратлар куллану отышлы булуын, әлеге процедураның мөһимлеген билгеләп үтте.
Киңәшмәгә йомгак ясап, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин хуҗалык җитәкчеләренә техниканы, кадрларны, склад биналарын һәм урып-җыю кампаниясенә мәгълүмат ресурсларын вакытында әзерләүгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.
Гүзәл Фәтхуллина