

Бүгенге көнгә республикада 6797 янгын очрагы теркәлеп, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,7 проц. кимрәк. Аларда 123 кеше һәлак булган, шул исәптән 3 бала, 152 кеше имгәнгән. Авыл җирлегендә 3455 янгын чыккан, аларда 75 кеше һәлак булган, шул исәптән 3се - бала, 75 кеше имгәнгән.
Безнең районда быел 42 янгын чыгып, аларда һәлак булучылар юк, 1 кеше тән җәрәхәте алды.
Әлеге вакытта, һава торышы эссе һәм коры. Шуңа бәйле рәвештә, янгын чыгу куркынычы кискен арта. Аның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча берничә кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк. Һәр торак йорт янында су белән сыешлык урнаштырырга кирәк; чүп-чарны яндырырга ярамый; коры һәм җилле һава шартларында яки шторм кисәтүе хәбәре булганда, янгын хәвефе тудыручы эшләр үткәрергә ярамый; балаларга шырпы һ.б. ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки балалар шуклыгы-янгын килеп чыгуның иң еш сәбәпләренең берсе; шешәләрне, пыялаларны һәм кояш нурларын фокуслый һәм януга китерә торган башка чүп-чарны ташларга ярамый; территорияләрдә һәм биналар янында үләнне вакытында чабып, җыеп алырга кирәк.
Агымдагы елда үләннең көчле үсүе күзәтелә, ул, корылыкны исәпкә алып, янгыннарның тиз таралуы факторларының берсе булып тора. Үскән үләннәр киләсе елның язында да янгын хәвефе тудырачак.
Сулыкларда хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк. Суда батуларның төп сәбәпләре булып йөзә белмәү; сәламәтлек белән проблемалар; суга чумган вакытта төрле җәрәхәтләр алу; салкын суда коену; исерек килеш су керү тора.
Шул сәбәпле, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң 70 проц. кадәр кеше үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен бәяләп бетермәскә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә ул, кире кайтуга көчен калдырмыйча, ярдан еракка йөзеп китәргә мөмкин.
Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта өй телефоныннан - 01, кәрәзле телефоннан- 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Заһит Шәйхетдинов,
18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.