Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 август 2022, 10:15

Зыянын белик

Попкорн кебек үпкә

Зыянын беликЗыянын белик
Зыянын белик

Вейперлар үзләрен үлемгә китерә торган "попкорн авыруы" үсү куркынычы астына куялар. Мондый нәтиҗә галимнәр, тәмәке тарту өчен ароматизаторларның 75% ы диацетил токсик химикатын ачыклап, нәтиҗә ясаганнар. Бу авыру попкорн җитештерүче компания хезмәткәрләренең табыла. Бу матдәне азык итеп кулланырга мөмкин, ләкин озак вакыт дәвамында сулаганда ул куркыныч була. 

Эчәклеккә бәрә

Күптән түгел Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Соңгы елларда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын – 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра. Хайваннарда уздырылган тәҗрибәләр вейпларның эчәклеккә дә зыян салуын күрсәткән.

Электрон тәмәкенең гадәтиеннән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр. Ник дигәндә, гадәти тәмәке зыянын тикшергәндә, нигездә, никотинның сәламәтлеккә салган зарары турында сүз бара. Электрон тәмәке, вейплардагы сыекчада исә күптөрле ис һәм тәм керткечләр кулланыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган cаннарга ышансаң, электрон тәмәкедә 15 меңләп төрдәге тәм керткеч кулланыла.

– Алар иң беренче чиратта кешенең үпкәсенә бәрә. Күп кенә пациентлар электрон тәмәкене беренче тапкыр тартып караганда ук үпкәләрнең сафтан чыгуы турында сөйли. Бермәлгә алар бөтенләй сулыш алмый башлаган. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп, электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла - ди чыганак

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас