Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
9 Августа 2022, 06:29

“Совет стажы”на ия кешеләрнең пенсиясен арттырырлармы?

Арттырсалар, күпмегә артачак һәм аңа кемнәр өмет итә алачак?

“Совет стажы”на ия кешеләрнең пенсиясен арттырырлармы?“Совет стажы”на ия кешеләрнең пенсиясен арттырырлармы?
“Совет стажы”на ия кешеләрнең пенсиясен арттырырлармы?

Арттырсалар, күпмегә артачак һәм аңа кемнәр өмет итә алачак?

 

Советлар Союзы чорында рәсми төстә эшләгән сәгатьләр өчен пенсиягә өстәмә түләнелергә мөмкин. Бу хакта “Московский комсомолец” Россия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Пенсия фонды Советлар Союзы чорында эшләгәнлегеңне раслаган документларны күрсәткәч өстәмәне исәпләячәк. Кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләгәндә 1991 елга кадәр эшләгән өчен өстәмә исәпләнелә.
Фондта аңлатып үтелгәнчә, пенсия исәпләгәндә 2002 елга кадәр хезмәт стажына ия булганнарның һәммәсенең пенсиясенең төп күләмен 10 процентка арттыру, шулай ук 1991 елга кадәрге эш стажының һәр елы өчен 1әр процент өстәмә түләү күздә тотыла. Әлеге кагыйдәләр нигезендә, пенсиянең төп күләме 6338 сумга җитәргә мөмкин - ди чыганак.

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен тиешле еллар эшләгәнлекне (шул исәптән СССР таркалганнан соң, әмма 2002 елның 1 гыйнварына кадәр генә) раслаган документлар таләп ителә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас