

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бер кеше ясалма сулыш аппаратында...
Республикада 119 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән. Әлеге вакытта 155, шул исәптән 60 яшьтән олы 108 кеше – стационарда. Ун кеше авыр хәлдә булса, бер пациент ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган. Өйдә COVID-19 дан 561 кеше дәвалана. Аларның 169 ы – олы яшьтә, дип яза чыганак.
Узган тәүлектә 135 кеше савыгып, дәваханадан чыгарылган.
Узган тәүлектә республикада 13 077 кеше вакцина ясаткан. Башкортстанда барлыгы коронавирус инфекциясен вакцинаның беренче компонентын 3 050 799 кеше (122,8%) ясаткан, 2 820 744 кеше (11,53%) тулысынча вакцинация үткән.
725 440 кеше ревакцинация эшләткән.