Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 август 2022, 10:01

Тәҗрибә уртаклаштылар

Күптән түгел БР “Илеш урманчылыгы” ДАУда урман хуҗалыгы эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген бәяләүгә әзерлек буенча  зона күчмә семинар-киңәшмәсе үтеп, анда Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Венер Вахитов, Юнир Садыков, «Урманчылыклар идарәсе» учреждениесе территориаль бүлеге начальнигы Назыйф Мансуров, “Илеш урманчылыгы” ДАУ директоры Фидрат Якупов, Илеш, Дүртөйле, Яңавыл, Калтасы, Бөре, Борай, Тәтешле районнары урманчылары катнашты

Тәҗрибә уртаклаштыларТәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар

Күптән түгел БР “Илеш урманчылыгы” ДАУда урман хуҗалыгы эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген бәяләүгә әзерлек буенча  зона күчмә семинар-киңәшмәсе үтеп, анда Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Венер Вахитов, Юнир Садыков, «Урманчылыклар идарәсе» учреждениесе территориаль бүлеге начальнигы Назыйф Мансуров, “Илеш урманчылыгы” ДАУ директоры Фидрат Якупов, Илеш, Дүртөйле, Яңавыл, Калтасы, Бөре, Борай, Тәтешле районнары урманчылары катнашты.

Чараны Назыйф Мансуров ачып, семинар барышы белән кыскача таныштырды.

Арытаба Венер Фәнир улы чыгыш ясап, чараның максаты турында сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген хезмәткәрләр өчен укыту семинары уза. Максат - урман хуҗалыгында булган белемнәрне яңарту. Эш барышында хокук бозуларны булдырмас өчен, әлеге чараның әһәмияте зур булачак.

-Семинарның Илештә узуы очраклы түгел, - диде ул. - Чөнки биредә район һәрвакыт үзенең абруйлы урманчылары, урман хуҗалыгы белән дан тота. Биредә үрнәкле питомник эшләп килә. Ул Идел  буе федераль округында тәбигый процесслар исәбенә утырту материалын үстергәндә иң югары нәтиҗәлелеккә ия булган  бердәнбер питомник булып тора. Биредә урманнарны торгызу, урман саклау буенча чаралар сыйфатлы үткәрелә, -дип билгеләде.

Семинарда катнашучылар берничә сәгать дәвамында Яркәй, Үрмәт, Карабаш участок урманчылыкларында, питомникларында булып, тәҗрибәләре белән уртаклашты, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алды.

 

 

Гүзәл Фәтхуллина.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас