Маяк
+24 °С
Дождь
җәмгыять
12 Августа 2022, 10:29

13 август – Физкультурачылар көне

Сәламәт яшәү рәвеше  гадәти күренеш булсын

13 август – Физкультурачылар көне13 август – Физкультурачылар көне
13 август – Физкультурачылар көне

Физкультурачылар көне - һөнәри спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Бу физик тәрбия бирүче барлык укытучылар, шулай ук ​​спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен төп һөнәри бәйрәм. Ел саен бәйрәм кайчан була дигән сорау туа, чөнки вакыйганың датасы күчә килә. Ул ел саен август аеның икенче шимбәсендә билгеләнә. Агымдагы  елда физкультурачылар көне 13 августка туры килә. Шөкер, бүген сәламәт яшәү рәвеше гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Бәйрәм тарихы

Физик тәрбияне массакүләм пропагандалау ил буенча егерменче гасырның 20-30-нчы елларында актив үсеш ала. Шул вакыттан алып хөкүмәт спортның милләт сәламәтлеге икәнен аңлап, сайланган юлдан алга атлый. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да эстафета ярышлары үткәрелеп торган.1939 елда Бөтенрусия спортчылар көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. СССР Халык Комиссарлары Советы илдә сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру өчен физкультурачылар көнен булдыра. Беренче 12 ел һәрвакыт яңа датаны раслыйлар һәм шуннан соң гына августның икенче шимбәсендә тукталалар. Советлар Союзында спорт мөмкин булганча үсеш ала. Яңа спорт җәмгыятьләре барлыкка килә. Мәсәлән, “Динамо”, “Спартак”, “Трудовые резервы” һәм башкалар.  ГТО комплексы гамәлгә кертелә, төрле спорт төрләрендә массакүләм спорт ярышлары даими оештырыла башлый. Ил күләмендә спартакиадалар һәм чемпионатлар үткәрелә.

Яшьләрнең физик тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелә. Башта институтларда спорт факультетлары барлыкка килә, аннары мәгариф учреждениеләре ачыла башлый, алар анда спортчы булырга гына түгел, ә спортчылар тәрбияләүчеләр булырга да өйрәнәләр. Физик тәрбия укытучысы һөнәре популярлаша, чөнки һәр мәктәптә тиешле дәресләр бар, ә белгечләр җитешми.

1980 елда, СССР Югары Советы Президиумы боерыгы буенча, физкультурачылар көне бәйрәм календарена кертелде. СССР да бу бәйрәм спортчыларның казанышларын барлау көненә әверелә. Традиция буенча, ул чемпионат һәм зур ярышларда җиңүчеләр чыгышлары белән билгеләп үтелә башлый.

Бүген физкультурачылар көне шул ук масштабта билгеләп үтелә. Яңа даими һәм сезонлы спорт мәйданчыклары ачыла, паркларда өстәл теннисы турнирлары, футбол ярышлары, профессиональ спортчылар белән массакүләм күнегүләр, гаилә эстафетасы ярышлары, көрәш, кул көрәше, шахмат бәйгеләре уздырыла. 

Районыбызда спортка игътибар көннән-көн арта. Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өстәмә белем бирү автономияле учреждениесендә 22 хезмәткәр эшли. Алар арасында “Йөзү” бүлекчәендә 5 тренер-укытучы -  Зилира Зиннәтуллина, Раушания Яппарова, Кәүсәр Сәетов, Фәүзия Мөхәммәдиева, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рафидә Миннекаева, “Көрәш” буенча тренер-укытучы Ринат Шәяхмәтов Ринат укучыларны  укыта.

2021-2022 уку елында йөзү бүлегендә 390 укучы шөгыльләнә. Барлыгы 128 укучыга массакүләм разрядлар бирелде. Аларның 11е – спорт, 27се-өченче, калганнары-яшүсмерләр разрядлары. Төбәк дәрәҗәсендәге дүрт ярышта, 18 муниципальара дәрәҗәдәге ярышларда катнашты.

Һәр ай саен мәктәптә йөзү һәм көрәш буенча бассейн беренчелеге уздырыла, нәтиҗәләр стенгазеталарда чагылдырыла һәм бу сүлпән укучыларга күтәрелергә стимул бирә.

Икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча оешма, авыл биләмәләре арасында күп кенә спорт-күңел ачу ярышлары үткәрелә -  “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе», “Кыюлар, җитезләр, көчлеләр», “Сәламәт тән, сәламәт рух», “Нептун көне" һ.б.

Агымдагы елда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталованың финанс ярдәме белән учреждениедә тоз бүлмәсе ачылды.

Югары Яркәйдәге ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе елъязмасы да рекордлар кую һәм казанышлар яулауда лаеклы урын алып тора.

 Биредә 6 - футбол, волейбол, милли көрәш, чаңгы ярышлары, кул көрәше, самбо бүлекләре эшли. Укыту-тренировка дәресләре 5 спорт, 2 тренажер залын, футбол кыры булган үзәк стадионны, 2 хоккей тартмасын үз эченә алган үз базасында уза. Укучылар ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша.

Спортчылар бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларга чыга һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Учреждение спорт төрләре буенча федерацияләр, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, БР физик тәрбия бирү буенча идарә белән  тыгыз элемтәдә эшли.

М.Гәрәев  ис. спорт мәктәбе укучыларының уңышлары массакүләм мәгълүмат чараларында – “Илеш” телевидениесендә, «Маяк» гәзите, социаль челтәрләр битләрендә дөнья күрә.

Үткәрелә торган спорт-массакүләм чаралар санын арттыру һәм физик культураны һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне даими спорт-сәламәтләндерү эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту һәм камилләштерү  яшь спортчыларның тренировкалары өчен уңайлы шартлар булдырырга, аларның осталыкларын, республика һәм бөтенрусия ярышларында яулаган бүләкләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Өлкәннәр буын вәкилләре дә биредә волейбол, өстәл теннисы, бокс, самбо, шейпинг һәм тренажер залында кичке вакытта шөгыльләнә ала. Кышкы вакытта чаңгы трассасы эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренең төп бурычы - балаларны һәм яшүсмерләрне шәхесне үстерүгә, физик, әхлакый һәм ихтыярый сыйфатлар тәрбияләүгә, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Хөрмәтле спортчылар, коллегалар, спорт хәрәкәте ветераннары!

Физкультурачылар көне уңаеннан барлык остазларны, физик культура укытучыларын, коллегаларны, физкультура-спорт юнәлешендәге мәгариф учреждениеләре һәм спорт ведомстволары җитәкчеләрен, спорт ветераннарын, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне, гамәлдәге барлык спортчыларны ихлас күңелдән котлыйм. Һәрбарчабызга яңа уңышлар, казанышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

Иршат Фәсхиев,

муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас