

Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле.
Өлкәннәр һәм махсус транспорт йөртү таныклыгы булганнар гына түгел, ә балигъ булмаганнар да мотоцикл руле артына утыра. Бәхетсезлек очракларының күбесе техник тикшерү узмаган, төзек булмаган техникада йөрү нәтиҗәсендә килеп чыга да инде. Кайбер авылларда 13-17 яшьлек мотоциклчы малайларны да очратырга була. Шунысы аянычлы: әти-әниләр балаларының әлеге төр транспорт белән чуалуына "бармак аша" карый. Шуңа да игътибарсызлыкның ахыры күп вакыт аяныч тәмамлана. Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Тиешле яшьләре җиткәч, мотоциклга да, автомобиль руле артына да утырырлар. Әлегә аларның болынлыкта футбол тибеп, су буенда балык тотып, рәхәтләнеп уйнар вакытлары... Мопед, скутерлар алганчы, ул-кызларыгызны берәр шәһәргә алып барып, тарихи һәйкәлләр белән таныштырып кайтсагыз, ял лагерьларына җибәрсәгез, күпкә файдалы бит. Бер скутерның бәясе якынча 60-70 мең сум булуын исәпләсәк, әлеге акчага берьюлы әллә ничә шәһәрне урап кайтырга була.
Агымдагы елның 3 августыннан 12 августка кадәр юлларда иминлек булсын өчен район территориясендә “Мотоцикл" профилактик чара узды.
Гөлнара Әлтапова,
ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.