

Хөрмәтле физкультурачылар, спорт өлкәсе ветераннары, спорт сөючеләр!
Сезне муниципаль район хакимияте исеменнән Физкультурачылар көне белән ихлас тәбриклим.
Районда спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәсе буларак, спортчыларыбыз
республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулый. Бу - бердәм тырышлык нәтиҗәсе. Районыбыз исемен дөнья күләмендә танытып, алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше зур. Илеш спортчыларына, барлык спорт активистларына, лаеклы алмашчылар тәрбияләгән ветераннарга сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телим. Киләчәктә дә үзегезне аямыйча эшләп, яңадан яңа үрләр яуларга язсын, зур җиңүләр, уңышлар юлдаш булсын.
Илдар Мостафин,
муниципаль район хакимияте башлыгы