

Төзелеш бар җирдә – тормыш бар
1955 нче елның 6 сентябрендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә август аеның икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне дип игълан ителә. Аны проектлауга, төзелешкә, ремонтка һәм корылмаларны хезмәтләндерүгә катнашы булган барлык һөнәр ияләре – инженерлар, проектлаучылар, монтажчылар, ташчылар, штукатурлар, бригада җитәкчеләре, тармакны материаллар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүче ярдәмче персонал билгеләп үтә.
Төзүче ул – безнең илдә элек-электән киң таралган һәм хөрмәтле һөнәр кешесе. Аның хезмәте халыкның матди һәм мәдәни тормыш күләмен күтәрүдә мөһим роль уйный. Дөнья икътисадының тотрыксыз булган мәлләрендә дә төзелеш индустриясен күтәрү, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә.
Әйтергә кирәк, район үзәгенең кайсы гына төбәгенә барма, соңгы елларда аның архитектура ландшафты күзгә күренеп матурланды, үсеш алды. Бу, берсүзсез, төзелеш эшләре киң колач алып, төрле тәгаенләнештәге яңа объектлар үсеп чыгуы белән аңлатыла. Куанычлы, эш һаман дәвам итә. Һәм, әлбәттә, биредә “Илеш ПМК” җәмгыятенең дә өлеше зур. Дөресрәге, төп төзелеш мәйданы – безнең предприятие карамагында. Иң мөһиме, республика Хөкүмәтенең, муниципаль район хакимиятенең халыкны квартиралар белән тәэмин итү буенча сәясәтен тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз дисәк, һич арттыру булмас. Соңгы елларда предприятие уңганнары көче белән Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басты. Шулай ук Коммунистик, Свердлов, А.Матросов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында - 24, Октябрьнең 50 еллыгында , Свердловта - 35, Комсомолда – 8, Октябрьнең 50 еллыгында, Коммунистикта - 30, Совет 29 урамнарында 32 фатирлы йорт төзелде.
Коллектив 15 кешене берләштерә. Эш күләме елдан-ел арта, шуның өчен җәйге чорда килешү нигезендә үзебезнең өлкә белән бәйле һөнәрмәннәрне эшкә алабыз. Бу берничә бригада оештырып, төзелешләрне, ремонтка кагылышлы чараларны төрле участокларда алып барырга ярдәм итә.
Узган ел ятим балалар өчен торак сатып алу һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан Республикасы адреслы программасын тормышка ашыру максатларында Октябрьнең 50 еллыгы урамында күп фатирлы торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылды. Гомумән соңгы елларда 335 гаилә заманча фатирлы булды.
Графикка сыешу, һәр көн-сәгатьне нәтиҗәле файдалану өчен материаллар белән өзеклекләргә юл куймаска тырышабыз – алар Дүртөйле шәһәрендәге тимер-бетон заводыннан, “Андреевка кирпеч заводы” акционерлар җәмгыятеннән вакытында кайтарыла.
Коллектив алдында зур, һәр участокта ныклы оештыру чаралары куллану, барысыннан элек, сыйфат мәсьәләсенә аеруча җитди карау бурычы тора. Коллективның һәр әгъзасы – белгечләр дә, төзүчеләр дә, балта осталары да, штукатур-буяучылар да, шофер-механизаторлар да яхшы аңлап, үз хезмәтенә намус белән карарга тырыша. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан мастер Хәдис Гыйбәдуллин, ташчы, “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” исемен горур йөртүче Рәзил Хафизов, балта осталары Филарис Сәйфетдинов Фәнил Вәлиев, Шамил Вәлиев, водительләр Рәфит Даянов, Динар Голаманов, эче Әлфис Нурыйманов адресына мактау сүзләребезне юллыйбыз.
Финанс эшчәнлегебез дә - тотрыклы: хезмәт хакы вакытында түләнеп, аның уртача айлык күләме ??? сум тәшкил итә; салым инспекциясенә һ.б. оешмаларга бурычыбыз юк.
Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлап, уңышлар телим һәм киләчәктә дә төзелешләребез, эшчәнлегебез халык файдасына булыр, дип ышанам.
Руслан Нурмөхәммәтов,
“Илеш ПМК” җәмгыяте директоры.