

Агымдагы елның март аенда узган Бөтенрусия “Татлы бал – 2022” бал конкурсында районыбызның һәвәскәр умартачысы Илшат Ибраһимов «Юкә балы» номинациясендә җиңеп, иң яхшысы дип табылды һәм Дипломга, кыйммәтле бүләккә лаек булды. Бу җиңү безнең район тарихында - беренче тапкыр.
Әйтергә кирәк, Илеш балы Бөрҗәннеке кебек танылган брендларны артка калдырып, үзен Русия күләмендә танытты. Хәзер инде Илеш бренды да барлыкка килүе турында тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Әлеге җиңү район умартачылары продукциясен сатуга куәтле этәргеч бирер, дип өметләнәбез. Илшатның уңышы-безнең барлык умартачыларның бердәм уңышы.
Шунысы куанычлы, Илшат беренчеләрдән булып, Русия умартачылары берлегенең Илеш бүлеге әгъзасы булып тора. Ул - умартачыларыбызга методик һәм практик ярдәм күрсәтүне максат итеп куючы орган.
Илшат Вәгыйз улы Ибраһимов Ибраһим авылында туган. Умартачы конкурсларда беренче тапкыр гына катнашмый, аларның һәркайсы буенча призер була. Аның топ-рейтингта даими булуы аның балының бик югары сыйфатлы булуы турында сөйли. Районда тәҗрибәле җитештерүче булып тора, хезмәттәшләре арасында лаеклы абруй казана. Яшь умартачыларга күп киңәшләр бирә. Умарта кортларындагы авыруларны ачыклауның нечкәлекләрен, аларны ничек булдырмас өчен белеме белән уртаклаша.
Барлык умартачыларны борчыган мәсьәлә – минималь чыгымнар булганда күп бал алу. Дөрес токымлы бал кортларына өстенлек бирсәң, шулай булачак та. Карника-тыныч, соры төстәге бал кортлары. Гомеренең күп өлешен шушы токым үстерүгә багышлаган селекционер Г.Скленар карниканың үзенчәлекләрен әнә шулай тасвирлаган.
Илшат та әлеге токымны үрчетүне өстен күрә, аның фикеренчә, ул урындагы җирлеккә оптималь яраклаштырылган. Әйткәндәй, аның хуҗалыгында немец һәм австрия карникасы тәрбияләнә.
-«Татлы бал-2022» конкурсында Русиянең төрле почмакларыннан – Мәскәү өлкәсе, Красноярск, Дагыстан, Краснодар крае, Тула өлкәсе һәм башка төбәкләрдән 118 үрнәк катнашты, - дип сөйли И.Ибраһимов конкурс турында. - Беренче этапта конкурс үрнәкләрен җыю үткәрелде. Аннары умартачылык һәм апитерапия буенча үзәкләр галимнәре, экспертлар балны сенсор анализлау буенча һәр үрнәкне органолептик характеристика буенча бәяләде. Бал сомельеләре төсне, аннары исе, структурасы, бал тәмен карады. Конкурсның йомгаклау этабында призлы баллар лаборатор экспертиза үтте. Конкурс комиссиясе әгъзаларының берсе - балны сенсор анализлау буенча эксперт, Русиянең бал сомельеләре гильдиясе рәисе Надир Әхмәдов Дагыстаннан килгән иде. Ул Башкортстанның әлеге төбәктә Русиядәге һәм дөньядагы иң тәмле һәм иң яхшы юкә балы җитештерүен тагын бер кат раславын билгеләп үтте.
Илшатның районда 200 баш умартасы бар. Аның билгеләвенчә, бал кортлары карабодай, юкә, кыр чәчәкләре, рапс, көнбагыш, донник, хәтта әрекмән, суган чәчәгеннән дә бал җыя ала. Бер умарта күче, токымына карап, 50 дән алып 100 кг га кадәр бал җыярга сәләтле.
- Карника бик чакмый. Хәтта аларны битлексез дә карарга мөмкин. Аларга кышкылык балны күбрәк — 20-22 кг калдырам. Бу токым иртәрәк уяна, иртәрәк үрчи башлый. Әгәр урта урыс токымлы бал кортлары иртәнге сәгать алтыда гына эшли башласа, яңа токымнар - иртәнге өчтән. Файдасына килгәндә, умарта кортлары һәрьяклап кирәкле. Хәтта умарта өстенә япкан прополислы япма белән буыннар, сызлаган урыннарны дәваларга мөмкин. Аллергия булмаган очракта, бал кортын төрлечә файдаланырга мөмкин, - ди Илшат. -Прополислы япманы дәвалау өчен кулланганда, бер нәрсәне истә тоту хәерле: япма һәр кешенең үзенеке булырга тиеш. Чөнки прополиста да истә калдыру сәләте - биологик хәтер бар. Ул бөтен булган авыруны исендә калдыра. Кешегә бирсәң, синең чир аңа күчәргә мөмкин. Япманы ике елга кадәр кулланырга ярый.
Умартачы быел бал кортлары аналарын ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнә башлаган. Моңа аны нәрсә этәргән соң? Аның билгеләвенчә, барыннан элек - яңа, кызыклы, гадәти булмаган нәрсәгә кызыксыну. Андый кешеләрне хәтта чын натуралистлар дип атарга була. Ясалма орлыкландыру үзмаксатын тормышка ашырырга ниятләгән һөнәрмән өчен үзенчәлекле имтихан булып торадыр, мөгаен. Чыннан да, әлеге эш – катлаулы. Нәтиҗәдә, аны тиешле дәрәҗәдә хәл итәлсәң, уңышка ирешелә, шул рәвешле «элита дивизионына» юл ярасың.
-Конкурсларда даими катнашып торам, - ди умартачы. Республикада уздырылган бәйгеләрдә карабодай балы белән 2013 елда - беренче, 2021 елда – икенче урын яуладым. Быел исә мәртәбәле конкурста җиңү яулавыма ышанмый тордым. Ни булса да булыр, дип катнашырга карар кылдым. «Татлы бал - 2022» Бөтенрусия ачык конкурсында катнашырга илнең кайсы гына төбәгеннән килмәгәннәр. Анда балны исе, төсе, тәме, химик составы, физик үзлеге һәм тагын әллә ничә төрле күрсәткечләре буенча тикшерәләр. Конкурс бик гадел үтә икән, дигән фикер ныгыды күңелемдә. Рәхмәт барысына да, – ди умартачы шатлыгы белән уртаклашып.
Һәвәскәр умартачының киләчәккә дә планнары зурлардан - үз продукциясен көз көне уздырылачак халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу уңайдан аңа уңышлар телибез.
Әйтергә кирәк, Илшат нәселләрендә - өченче буын умартачы. Картәтисе – Ибраһим Бөек 1919 елда бер авылга килеп төпләнгән. Шулай, авылны аның исеме белән атыйлар. Соңрак ул умартачылык һөнәренә бирелеп, бал кортлары дөньясына кереп чума. Озак еллар шунда умартачы да булып торган ул. Аннан соң эшен улы Вәгыйзь, оныгы Илшат дәвам итә. Илшатның гаиләсе дә, балалар, оныклары да бу кәсеп белән кызыксына, ярдәм итә.
Күренүенчә, барысы да бал кортлары кебек, тик торганнардан түгел. Нәсел җепләрен дәвам итүче оныкларны да хезмәтне сөяргә, эшнең бер төреннән дә курыкмаска өйрәтеп үстерә алар. Уңганнарга –яшел урам, Илшатка киләчәктә максатларына ирешүен, районыбызны ил, халыкара күләмдә танытуда уңышлар телибез.
Гүзәл Фәтхуллина.