Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 август 2022, 09:29

Ике яшьлек кызчык еланны тешләп үтергән

Төркиядә ике яшьлек кыз еланы үтергән. Елан баланың ирененә чаккан, шуннан кызчык сөйрәлүченең муенын тешләгән

Ике яшьлек кызчык еланны тешләп үтергәнИке яшьлек кызчык еланны тешләп үтергән
Ике яшьлек кызчык еланны тешләп үтергән

Бу хәл 10 августта килеп чыга. Сабыйның үз өйләре ишегалдында уйнап утырган чагы була. Кинәт кенә елан шуышып килеп, кызчыкның аскы иренен тешләп ала. Бала бик нык куркып, кычкырып җибәрә. Бала кычкырган тавышка күршеләре йөгереп килеп җитә. Алар ни күрсен: кызчык 50 сантиметр озынлыктагы еланга тешләрен батырган…

Шундук ашыгыч медицина ярдәме чакыртыла. Табиблар килеп җиткәнче, тиешле гамәлләр күрелә.
Бер тәүлек хастаханәдә дәваланганнан соң бала өенә кайтарып җибәрелгән. Кызчык инде тулысынча савыккан, үзен бик әйбәт хис итә.

Елан чаккан вакытта баланың әти-әнисе эштә булган.

Чыганак: https://vatantat.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас