Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 август 2022, 06:26

“Умартачылык - яшәү рәвешем”

Умарта асрауның эше күп, дип зарланырга яратмыйм, чөнки күңелемне салып, яратып башкарам

“Умартачылык - яшәү рәвешем”“Умартачылык - яшәү рәвешем”
“Умартачылык - яшәү рәвешем”

“Умарта асрауның эше күп, дип зарланырга яратмыйм, чөнки күңелемне салып, яратып башкарам. Тәнемә сихәт, дәва алам. Бу һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә, - ди Янтуган авылында яшәүче Фикус Насыйров. –Умартачылар миңа алдашырга бирмәс, бу шөгыль белән бер генә булышкан кеше, аның белән “авырый” башлый. Бал кортлары янына көнгә бер  тапкыр барып килмәсәм, күңелем тыныч булмый, - дип сөйли ул.

Фикус Насыйров 1960 елда Янтуган авылында көтеп алынган беренче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Габитҗан гади колхозчы, үз тырышлыгы белән зур йорт салып, дөнья көтә.Тормыш иптәше Вәсилә апа Чакмагыш районы Тамьян авылы кызы, гомерен колхоз эшенә багышлаган – сыер сауган, сарыклар караган, дүрт баһадир улына гомер биргән ана ул. Ни кызганыч, хәзер инде алар күптән гүр ияләре.

Фикус Габитҗан улы Янтуган  башлангыч,  Сүлте  сигезьеллык, Рсай урта мәктәбен тәмамлый. Армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта уза.  Насыйровлар дүртесе дә ил алдындагы бурычларын үтәп, исән-сау туган якларына кайта. Энекәше Илфат Әфган сугышын күргән яугир.

-Колхозларның гөрләп торган чагы, бөтен яшьләр авылда төпләнеп кала. Мин дә читкә чыгып китмәдем, авылда калып шофер булу теләге белән яндым. Уфада ДОСААФны тәмамлап, район үзәгенә кайттым, - дип сөйли үзе турында героем.

Белгечне ул заманда көчле, абруйлы “Сельхозхимия” оешмасына эшкә алалар. Биредә – 12, арытаба торак-коммуналь хуҗалыгында 15 ел шофер булып фидакарь хезмәт сала. Әти-әнисе олыгайгач, аларны карарга дип, 2008 елда туган авылына кайтып яши башлый.

Фикус Насыйровның тәртипле, ышанычлы булуын күреп, 2011 елда район мәгариф идарәсе Сүлте урта мәктәбенең балалар автобусына шофер итеп ала.

Кайда гына йөртми ул район укучыларын – республикабыз киңлекләренә сәяхәткә, төрле конкурсларга, экскурсияләргә. Үзе хезмәтләндергән техникасын төзек тотканы, бер тапкыр да соңга калмыйча төгәл эш күрсткәне өчен “Иң яхшы мәктәп водителе” дигән исем дә бирелә.

Фикус абый умартачылык белән 2007 елда шөгыльләнә башлый. Кышны да заяга үткәрми, күп итеп әлеге темага китаплар сатып алып укый, белемен камилләштерә.

-Умартачылык тармагы бик чыгымлы инде ул. Бал аертуга кадәр шактый акча сарыф ителә. Эшнең мәшәкатьле икәнен әйтеп торасы да юк. Бал акчага әйләнсен өчен вакытны да, көчне дә җәлләргә ярамый, - ди ул.

Үзенең шөгыле турында сәгатьләр буена сөйләргә мөмкин. Һәвәскәр умартачы урта урыс токымлы кортларны үрчетә. –Хәзер республикабызда төрле токымнар үрчетелә. Шуңа карап балның да тәме аерыла. Чын бал икәнен белергә телисез икән, өч кашыктан ары ашап булмый, тамакка каплана, - дип серләрен ача.

Бүгенге көндә авыл уңганының 15 баш умартасы бар. Тәрбияләнүчеләре төрле авыруларга да дучар була. Аларның азыкларына чыршы һәм нарат энәләреннән төнәтмәләр ясап өсти, шул рәвешле, яхшы үрчем алып, авырулардан арындырып була, дип киңәш итә ул.

 -Табигатьтә туктаусыз ачышлар булып торса да, әле гаҗәеп күренешләрнең иге-чиге юк. Мәсәлән, бал кортларының яшәү рәвеше генә дә – үзе бер могҗиза. Умарта кортлары - гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре. Кешедән тир, аракы һәм башка исләр килсә, алар аны ачуланып чага башлый. Ялкау, шапшак, эчәргә яратучы кеше, әлбәттә, умартачы була алмый. Умарта кортлары тормышыннан кешеләргә бик күп үрнәк алырга була. Аларның оясын ачканда ук хуш ис килеп тора. Бу сулыш юлларына шифа бирә. Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе — кортлардан чактыру, ягъни апитерапия, - дип сөйләвен дәвам итте Фикус абый.

Шундый абруйлы һәм хөрмәтле авыл уңганы   белән әңгәмәнең соңында Фикус абый: “Гөлнур, сер итеп кенә әйтәм, син үзең бал кортлары асрап кара але кулыңнан киләчәк”,- дигәч, башым күккә тиеп кайтып киттем. Кем белә, бәлки...

 

 

Гөлнур Нигъмәтова.

Янтуган авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас