Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 август 2022, 04:42

7 елдан соң Омскида Рөстәм Нәбиев зыян күргән ВДВ казармасы буенча хөкем карары чыгарылды

Суд, бу эш буенча нокта куйды

7 елдан соң Омскида Рөстәм Нәбиев зыян күргән ВДВ казармасы буенча хөкем карары чыгарылды7 елдан соң Омскида Рөстәм Нәбиев зыян күргән ВДВ казармасы буенча хөкем карары чыгарылды
7 елдан соң Омскида Рөстәм Нәбиев зыян күргән ВДВ казармасы буенча хөкем карары чыгарылды

2015 елның 12 июлендә отбойдан соң Омск өлкәсенең Светлый поселогында урнашкан Һава-десант гаскәрләренең 242 санлы “учебка”сының 4 катлы казарма бинасы түбәсе һәм стеналары җимерелгән иде. Бинаның уртасы тирәсендә 4не каттан алып беренчегә кадәр өлеше җимерелеп төшә. Хәрабәләр астында 42 призывник кала... Шуларның 24е һәлак була. Алар арасында Башкортстаннан 5 срочник та булган – Салават районыннан  – Рөстәм Шәйхуллин,  Сибайдан – Рөстәм Юмагулов, Салават районыннан – Ранис Алтынбаев, Чакмагыш районыннан – Фидан Мәмлиев, Белореттан – Вадим Нафыйков.

Тагын 18 кеше каза күргән. Шуларның берсе – якташыбыз Рөстәм Нәбиев, бүгенге көндә ул популяр блогер һәм биеклекләр яулаучы. Быел Рөстәм кулларында Казбек тавына менде. Бер ел элек кулларында  Непалда урнашкан 8 мең метр биеклектәге   Манаслу тавына күтәрелде.

Ике ел элек 13 июль көнне Рөстәм Нәбиев үзенең “ВКонтакте” челтәрендә  ул фаҗига турында җентекләп язган иде.

“Бүгенге көнне мин  үземнең икенче туган көнем дип саныйм. Ул көнне мин яңадан туар өчен үлдем.

Хәрабәләр астында мин  7 сәгать яттым. Дусларым үлүен ишеттем, аңа кадәр аларның елап, ялварып, ярдәм сорауларын, әниләрен чакыруларын, үләселәре килмәгәннәрен ишетеп яттым.

Шул вакыт дәвамында мин аңымда булдым. Һәр секундны, минутны, сәгатьләрне җентекләп хәтерлим. Үләсем килмәде, әмма акрынлап китүемне тойдым. Инде берни сизмәс дәрәҗәгә җиткәч, соң булганчы барысыннан да гафу үтенеп, хушлаштым. Мәңгелеккә.

Мин еладым, догалар укыдым.

Иртәнгә табан мине җимерекләр арасыннан чыгардылар. Исән калучылар арасында мин соңгысы идем.

Комага китәр алдыннан мин бер сорау бирдем:

-Үлүчеләр күпме?

-Күп. Бик күп.

Ахырда Индираның туган көнендә, 20 июльдә Бурденко исемендәге госпитальдә ике аяксыз килеш һушыма килдем.

Шушы минуттан мин яңа тормыш башладым. Әмма аның нинди булырын белмәдем. Бар да минем кулда иде.

Иң катлаулысы һәм кыены алда булган икән. Әмма бу инде бөтенләй башка тарих. Фаҗигале һәлак булган солдатларның барысы да хәтердә! Онытмыйбыз”, – дип язган иде ул.

Шулай итеп, фаҗигадән соң 7 ел үткәч, суд, бу эш буенча нокта куеп,  гаеплеләргә хөкем карарлары чыгарды дип яза чыганак .

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас