Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 август 2022, 05:14

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә

Ашлык базарында катнашучылар игътибарына!

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендәРоссельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә
Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе Русиядә ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС “Зерно”) эшли башлавы турында хәбәр итә. Ул ашлык партияләренең һәм аны эшкәртү продуктларының күзәтүен тәэмин итү, шулай ук эчке һәм тышкы базарларда ашлык әйләнеше белән бәйле мәгълүматны җыю, саклау һәм анализлау процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән.

Күзәтүчәнлекне тәэмин итү өчен системада ашлык партиясенә яки аны эшкәртү продуктларына товар озату документлары рәсмиләштерелә.

“Зерно” системасы этаплап файдалануга кертелә. 2022 елның 1 июленнән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм базарда башка катнашучылар системада теркәлә һәм аңа ашлык турында белешмәләрне ирекле рәвештә кертә. 2022 елның 1 сентябреннән бу процедура мәҗбүри булачак.

2022 елның 1 сентябреннән «Зерно» системасында рәсмиләштерелгән документлардан башка ашлык хәрәкәте рөхсәт ителми. Карантин һәм фитосанитар сертификатларны бирү бу системада теркәлгән шәхесләргә генә биреләчәк.

Ашлык эшкәртү продуктлары турында мәгълүматларны ирекле кертү 2023 елның 1 гыйнварыннан башлана, ә 2023 елның 1 мартыннан әлеге системага кертү мәҗбүри булачак.

«Зерно» системасында ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары белән операцияләр үткәрә торган базарның барлык катнашучыларына да теркәлергә кирәк. Бу бурыч аларга Русия Федерациясе Хөкүмәтенең «Ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы турында»гы 2021 елдагы 1722нче карары белән расланган кагыйдәләр белән йөкләтелгән.

«Аналитика үзәге» ФДБУның рәсми сайтында «Зерно» системасында эшләү буенча кулланучы инструкцияләр урнаштырылган.

Анда системада ничек теркәлергә һәм авторлаштырылырга, яңа уңыш ашлыгын дәүләт мониторингына ничек җибәрергә, Русия Федерациясе территориясенә кергәндә ашлык партиясен ничек формалаштырырга кирәклеге турында аңлатыла.

Шунда ук ашлык идентификациясе буенча озату документын (СДИЗ) рәсмиләштерү һәм юк итү буенча видеоинструкцияләр, электрон санлы култамганы рәсмиләштерү һәм кую буенча инструкция һәм мәгълүмат системасыннан файдаланганда килеп туган сораулар буенча башка инструкцияләр урнаштырыла.

Шулай ук быел биш авыл хуҗалыгы культуралары (арыш, карабодай, дөге, кукуруз, соя) буенча мәҗбүри дәүләт мониторингы үткәреләчәк. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган план нигезендә, безнең республика территориясендә дәүләт мониторингы «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ тарафыннан башкарылачак. Тикшеренүләр дәүләт ассигнованиеләре исәбенә була.

Дәүләт мониторингын үткәрү мәсьәләләре буенча Башкортстан Республикасында "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалына  +7 (347) 2-46-19-77;  +7 (347) 2-46-36-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас