

Терлекчелектә мул продукция алуга булышлык итүдә мөһим факторларның берсе - малларны уңайлы шартларда асрау. Бу җәһәттән, XXII партсъезд ис. кооперативта урак, мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, фермалар ремонтына да ныклы игътибар бирелә. Ул ел саен заман таләпләреннән чыгып башкарыла. Әлеге вакытта хуҗалыкта ремонт эшләре оешкан төстә бара. Кооперативта 2 сөтчелек фермасы булып, анда 755 баш мөгезле эре терлек асрала. Малларны җәйләүләргә чыгару белән аларда кышлату чорына әзерлек башланган.
Бүген дә биредә, аеруча Мари-Мәнәвез сөтчелек фермасында кызу хезмәт кайный. Сыерлар тораклары, савым заллары агартылып, буялган, дезинфекция ясалган, маллар ята торган идәннәр яңартылган. Шулай ук утарлардагы тиресләр чыгарылган, ферма территориясе чабылган. Ремонт эшләрен ферма мөдире Леонид Айдышев җитәкчелегендә Владислав Фазлыев, абыйлы-энеле Олег һәм Алик Гайнуллиннар, Игорь Тимербаев, Илгиз Гыйльметдинов алып бара. Алар вакыт белән исәпләшмичә, бар тырышлыкларын салып көч түгә.
Яңа Нәдер фермасында тирес түгү механизмнары төзекләндерелгән, бозау, сыер тораклары тирестән тазартылган, дезинфекция үткәрелгән.
-Һәр ел саен ферма ремонтын заман таләпләреннән чыгып башкарырга тырышабыз. Агымдагы елда да тоткарлыклар юк – материал җитәрлек, ремонтчылар үзләренә йөкләтелгән бурычның җаваплылыгын аңлап, теләк белән башкара, - ди кооперативның баш зоотехнигы Рәфит Ахунов.
Җитәкчелек тарафыннан ремонтчыларга таләп бер:сыйфат – беренче планда. Шуңа ярашлы, һәр төгәлләнгән эш кабул итеп алына һәм нәтиҗәсенә карап хезмәт хакы түләнә. Гомумән, хуҗалык эшчәннәре алдагы кышлатуларны уңышлы уздырырлар, дигән тулы ышаныч бар.
Илгиз Гыйльметдинов ремонт вакытында
Территорияләр чистара