Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 август 2022, 09:15

Мәгариф: укытучыларның август киңәшмәсен каршылап

Белем учакларында кызу мәл

Мәгариф: укытучыларның август киңәшмәсен каршылапМәгариф: укытучыларның август киңәшмәсен каршылап
Мәгариф: укытучыларның август киңәшмәсен каршылап

Озайлы җәйге каникуллар тәмамлануга санаулы көннәр калып, мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына тулы әзерлек эшләре бара.

Мәгариф идәрәсенең уку елына кабул итү югарылыгын тикшерү комиссиясе белем учакларының 1 сентябрьгә әзерлеге белән танышты. Шулай ук “Иң яхшы мәгариф учреждениесы” конкурс комиссиясе дә үз бурычын үтәп, башкарылган эшләргә, документлар торышын карап үз бәһаларын куйды.

Балалар каникулда булуга карамастан, белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре, педагоголар өчен кызу мәл бара әле. Яңа уку елына җиң сызганып, ата-аналар ярдәме, төрле технологик алымнар кулланып әзерләнәләр. Агымдагы елда һәрбер мәктәптә ремонт үткәрелгән:стеналар, идәннәр буялган, түшәмнәр агартылган, мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчә-җимешләр ашханада укучыларны тукландыру өчен кышкылыкка әзерләнгән, документлар тәртипкә китерелгән.

Комиссия әгъзаларын һәр мәктәпнең үзенә генә хас булган үзенчәлеге сокландырды. Шул ук вакытта, бар урында да яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсе югары булуы шатландырды. Мәсәлән, Югары Яркәйдәге беренче гимназия, Т.Рахманов ис., Аккүз, Кадер, Югары Манчар - урта, Түбән Яркәйдәге лицейда стеналар, идәннәр матур төскә буялган. Йонны - төп, Ябалак, Иске Кыргыз, Рсай, Карабаш, Түбән Череккүл урта мәктәпләренең мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре дә, Югары Яркәйдәге балалар бакчалары ремонт эшләрен төгәлләгән. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең спорт залында “Бердәм Русия” сәяси партиясе проектын тормышка ашыру чикләрендә тулысынча төзекләндерү эшләре башкарылган. Рсай урта мәктәбенең спорт залы яңа спорт җиһазлары белән тулыландырылган.Шулай ук ашханаларда күләмле чаралар башкарылган.

Шулай ук Югары Яркйдәге 4нче, Кужбахты, Иске Күктау урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башкарыла. Соңгы икесендә ул тәмамлану алдында. Гомумән, 1 сентябрьдә укучыларны яңа, заманча җиһазландырылган белем учаклары каршы алачак. Тагы да Кадер урта мәктәбәенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дә күләмле ремонт эшләре бара.

Яңа уку елында райондагы дүрт мәктәбе базасында “Заман мәктәбе” милли проект чикләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылачак. Йонны – төп, Ә.Абдуллин ис. Дөмәй, Этәй, Кужбахты урта мәктәпләрендә куелган таләпләргә туры килерлек итеп кабинетларны җиһазландырылды, химия, физика, биология фәннәре буенча кабинетлар яңа корылмалар белән тулыландырылды, укытучылар әлеге юнәлеш буенча курс үтте.

Мәктәп яны бакчаларында эшләр гөрләп тора. Биредә җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерелеп, кышкылыкка әзерләнде. Өстәвенә, бакчаларны төрле төстәге чәчкәләр бизәп утыра. Бу юнәлештә барлык мәгариф учреждениеләре дә тырышкан, күп көч салган. Аеруча, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис., Түбән Яркәйдәге лицей, Базтамак, Кадер, Рсай урта мәктәпләре, Карабаш, Иске Күктау, Түбән Череккүл урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеменнәренә, Югары Яркәйдәге  икенче, Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы” балалар бакчаларына килеп кергәндә күзнең явын алып торган, хуш исле чәчкәләр каршы ала. Бу матурлыкка карап берчә сокланасың, берчә ял итәсең, берчә күпме көч салынганын уйлап тын каласың...

Яңа 2022-2023 уку елына кабул итү комиссиясе үз эшен тәмамлады, иң яхшы белем учакларын билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре укытучыларның август киңәшмәсендә игълан ителәчәк. Гомумән, мәгариф учреждениеләре  балаларны яңа уку елына кабул итәргә әзер.

24 август көнне педагогларны август киңәшмәсенә чакырып калабыз. Анда бергәләп мәгарифнең үсеше турында җитди фикер алышырбыз, бар проблема-ларны уртага салып сөйләшербез, тәҗрибә уртаклашырбыз, яңа уку елына бурычлар билгеләрбез. Программада “Патриотик тәрбия - илнең киләчәге өчен мөһим өлеш” исеме астында күргәзмә оештырыла, мәгариф алдынгылары, хезмәт ветераннары тәбрикләнә. Пленар утырыш 10.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда башлана. 17-23 августларда төрле предмедлардан дискуссия мәйданчыклары үтәчәк.

Зинфира Минһаҗева,

район мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлек начальнигы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас