Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 август 2022, 12:00

Халык өчен уңайлы

Районыбызда төзекләндерү эшләре ел әйләнәсенә дәвам итә. Югары Яркәйдә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә җәмәгать урыннары, тротуарлар, юллар карала.

Халык өчен уңайлыХалык өчен уңайлы
Халык өчен уңайлы

Районыбызда төзекләндерү эшләре ел әйләнәсенә дәвам итә. Югары Яркәйдә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә җәмәгать урыннары, тротуарлар, юллар карала.

Әлеге проект чикләрендә Югары Яркәйдәге Ходайбердин, Свердлов һәм Совет урамнары буенча гомуми мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән зоналар төзекләндерелә. Бу райондашларның иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Югары Яркәйдәге Ходайбердин һәм Свердлов урамнары буенча эш төгәлләнгән. Әлеге вакытта Яр буе урамында кызу эш кайный. Биредә борт ташлары урнаштырыла, асфальт салу өчен нигез әзерләнә. Бу чараларны район юл ремонт-төзелеш идарәсенең уңган хезмәткәрләре башкара. Әйтергә кирәк, юл хезмәтен үз һөнәренә тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәттә. Шуңа күрә юллар салуда, чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек.

Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге проект ярдәмендә, 2019 елда "Җиңү" аллеясы территориясе парковкалау урыннары белән җиһазландырылды. 2020-2021 елларда – Югары Яркәйдәге Ленин һәм Октябрьнең 50 еллыгы, Коммунистик урамнары буенча җәяүлеләр йөри торган юллар каралды. 2023 елда Түбән Яркәйдәге Заводская һәм Югары Яркәйдәге Кызылармеецлар урамнарын төзекләндерү планлаштырыла.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас