

Эсселек +32 градуска кадәр җитәчәк.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда якындагы өч көндә һава торышы үзгәрмәячәк. Эссе булачак, һәм республиканың күпчелек районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
25-27 августта явым - төшемсез һава торышы көтелә. Юнәлешен үзгәртүчән талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +12, +17°, урыны белән +7°, көндез +27, +32°.
Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлеге 500-1000 метр.
Бу чорда аеруча сак булыгыз. Юлларда тизлек режимын саклагыз. Урманнарга баруны тыйган таләпләрне үтәгез, ут белән сак эш итегез, рөхсәт ителмәгән, җиһазланмаган урыннарда су коенмагыз, ихаталарыгызда су запасы булдырыгыз.