

27 август көнне Башкортостан Республикасы милли героеның, легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби җитәкчесе, командиры, Россия Герое Миңнегали Шәйморатованың туган көне уңаеннан чара узды. Чарада "Боевое братство" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Илеш бүлекчәсе әгъзалары, яшь армиячеләр, 4 нче кадет мәктәбе укучылары һәм 1 нче гимназия укучылары катнашты. Катнашучылар Монументта мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район Мәдәният йорты артистлары Ватанга һәм геройга багышланган җырлар башкарды.