Маяк
0 °С
Облачно
җәмгыять
29 Августа 2022, 06:08

Ватанпәрвәрлек

Шушы көннәрдә "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь армиячеләрнең сугыш хәрәкәтләре ветераннары  белән очрашуы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
ВатанпәрвәрлекВатанпәрвәрлек
Ватанпәрвәрлек

Чара барышында балаларга Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге, солдатларыбызның батырлыгы, белем алу, спорт белән шөгыльләнү һәм Ватаныбызның патриотлары булу турында сөйләделәр.

Чарада район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны Рәзиф Маннапов, сугыш хәрәкәтләре ветераны Фатих Нәфыйков һәм Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов катнашты.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас