

Кадер авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, абруйлы шәхес, оста гармунчы Р.Мослыхов фаҗигале рәвештә һәлак булды.
Рафаис Гыйзам улы 1927 елда Кадер авылында Галимә һәм Гизам Мослыховлар гаиләсендә дөньяга килә. Бәләкәйдән үк гармунда уйный башлап, клуб сәхнәсендә чыгыш ясый.
Исәмәт мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кадер авыл советына секретарь булып урнаша. 1944 елда армия сафларына хезмәткә алынып, 1951 елга кадәр ил алдындагы изге бурычын үти. Арытаба КПСС район комитетында – инструктор, «Чкалов» колхозында (Кызыл Көч авылы) рәис вазифасын башкара. Аннан соңгы тормышы мәктәп белән бәйле. 1964 елда Рафаис абый үзенең туган авылындагы белем учагына директор итеп тәгаенләнә һәм аны уңышлы башкара. Ул вакыттта укытучы төзүче дә, агитатор да, пропагандист та була. Бу чорда мәктәпнең төп корпусы, якын-тирә Яңа Тормыш, Сеңрән, Кызыл Көч авылларыннан килеп укучылар өчен интернат төзелә. Моннан тыш кабинет системасы кертелә, ә мәктәп яны тәҗрибә участогының даны бар республикага яңгырый. Методик почмак булдыру бәйгесендә җиңеп чыккан өчен Р.Мослыховка ял йортына путевка бирелә. Алдынгы пропагандист буларак, КПСС Өлкә Комитетының Почет тактасына кертелә, медальләр һәм РСФСР Мәгариф министрлыгының, партия район комитетының, Халык мәгариф бүлегенең Почет грамоталары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Зәмзәмә Зәйнашева белән өч малай тәрбияләп үстереп, һәрберсен зур тормыш юлына чыгарганнар.
Р.Мослыхов төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, озак еллар Кадер авыл советы авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе булып тора. Районда, авылда узган төрле чараларда көтеп алынган кунак иде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рафаис Мослыховның якты истәлеге илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.